Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы табиблары командасы йөрәккә уникаль операция ясады

"Cardio team" ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең "Йөрәк командасы" чираттагы тапкыр Татарстанда аналоглары булмаган операция үткәрде, ә тулаем Россия буенча мондый операцияләрне бик аз клиникалар башкара.

Бу юлы хастаханәнең кардиохирургия бүлегенә 66 яшьлек пациентканы салганнар, аның йөрәгенә хәзерге вакытка кадәр җитди оператив операция булган инде - митраль йөрәк клапанын алыштырганнар. Ул чакта бу операцияне баштан күкрәк кисеп, кабыргасының махсус инструментлар белән тотып ясаганнар. Соңгы вакытта пациентканы авыр сулыш алу борчый башлый, бу җитди йөрәк авыруы турында хәбәр итте. Моннан тыш, функциональ диагностика бүлеге табиблары эхокардиографиядә элек билгеләнгән митраль клапанның стенозын ачыкладылар. Бу - клапан тарая, һәм йөрәкнең бер камерасыннан икенчесенә кан агуы кыенлаша дигән сүз.
Табиблар командасы бик мөһим карар кабул иттеләр - тузган, тарайган митраль клапанга яңа буын "Edwards Sapien" биопротезы урнаштыру.
Эшкә ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш хирургы Рәмис Якубов, рентгенэндоваскуляр хирург Булат Заһидуллин, рентгенохирург Марат Шәрәфетдинов алындылар.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек табиб