Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Бәрәкәткә ирешим дисәң, мохтаҗларга ярдәм ит! - ФОТОЛАР

Ифтарга килмәсәң, ифтар үзе килер. Бу бер генә дә шаярту түгел, ә изге бер хакыйкать. Шәһәребезнең ГЭС мәхәлләсе мәчетендә ул инде күптәннән күркәм бер гадәткә әверелгән. Биредә ифтар ашларын кешеләрнең хәтта өйләренә үк китереп бирәләр.

Боларның барысы да мәчетнең имам-хатыйбы Габдерәшит хәзрәт Курмалеевның тырышлыгы нәтиҗәсе. Янәшәсендә үзе кебек актив, изге җанлы егетләрне туплап, инде дистә еллар ул әйләнә-тирәдәгеләргә ярдәм кулы сузып яши. 

– Арабызда авыз ачу мәҗлесләренә йөри алмаган чал чәчле өлкәннәребез, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр, мохтаҗлар бар. Аларның да тормышларына бераз булса да ямь өстисе, куандырасы килә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм: «Ураза тотучының ике сөенече бар: берсе авыз ачканда булса, икенчесе исә – Раббысы белән очрашкач!» – дигән бит. Шуңа да һәр ифтар саен яннарына барып, сөендереп кайтырга тырышабыз, – ди дин әһеле. 

Әйтергә кирәк, хәзрәт мохтаҗларны Рамазан аенда гына түгел, ә ел дәвамында куандырып тора. 2019 елда нигез салган «Болгар» фонды аша ул үзе һәм хәйриячеләр туплаган акча хисабына ГЭС бистәсендә яшәүче мохтаҗларны ай саен азык-төлек тупланмалары белән дә тәэмин итә. Бу изге эш «Корзина доброты» дип исемләнгән проект кысаларында башкарыла.  
– Фондыбызның эшмәкәр Рөстәм Гатин белән берлектә оештырган «Приют человека» проектын инде яхшы беләсез. Аның кысаларында без «Олимпийский» спорт комплексы янәшәсендә даими яшәү урыны булмаган кешеләрне кайнар ризык белән сыйлыйбыз. Аларга табиб, психолог, юрист ярдәме дә күрсәтәбез, эшкә уранышырга да булышабыз. Нәкъ менә шунда без ачлы-туклы гомер кичерүче шәһәрдәшләр белән дә очраштык. Аларның: «Ярый әле сез бар, бирегә килеп итле ризык ашау бәхетенә ирештек», – дигән сүзләре күңелгә уелып калды. Шуннан соң «Корзина доброты» дигән яңа проектка нигез салырга булдык», – ди хәзрәт һәм беррәттән «Болгар» хәйрия фонды директоры.

Әлегә изге эшне алар ГЭС бистәсеннән башларга карар кылалар. Чөнки динебез буенча кеше иң элек якыннарына, күршеләренә ярдәм кулы сузарга тиеш. Шунысы да мөһим: ит, бал һәм чәй салынган әлеге тупланмаларны ислам кануннары буенча яшәүчеләргә генә түгел, ә башка дин вәкилләренә дә илтәләр. 

– Мохтаҗ кешенең динен сорамыйлар. Тирә-як күршеләребез – мөселманмы, христианмы – нинди генә милләт вәкиле булмасын, аларга һәрвакыт яхшы-күркәм мөнәсәбәттә булырга кирәк.  Пәйгамбәребез дә бит күршесе ач яткан мөселман безнекеләрдән түгел дип әйткән», – ди Габдерәшит хәзрәт. 

Аллаһ кушып, фондларына ярдәм итүчеләр саны артып китсә, алар шәһәребезнең башка районнарында гомер итүче мохтаҗларга да ярдәм итәргә исәп тоталар. Бүгенге көндә исә социаль яклау бүлекләре белән элемтә урнаштыралар.
Социаль яклау дигәннән, «Болгар» фондының сәламәтлекләре чикле шәһәрдәшләребезгә ярдәм итүне күздә тоткан «Шаг вперед» дип исемләнгән проекты да бар. Аның кысаларында физик мөмкинлекләре чикле балаларга, кыйммәтле дәвалануга мохтаҗ гаиләләргә дарулар һәм хәтта медицина аппаратлары да алып бирәләр. Әле күптән түгел генә ДЦП диагнозлы бер балага хәрәкәт итү өчен 160 мең сумга махсус җайланма бүләк иткәннәр. 

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм берәр шәһәргә кергәндә иң элек: «Кая сезнең мохтаҗларыгыз?» – дип сораган. Башкалар аннан: «Ни өчен?» – дип кызыксынганнар. «Ул бөтен бәрәкәт шулар аркылы килә» –дигән. Шуңа да әйләнә-тирәдәгеләргә һәрвакыт игътибарлы булсак иде. Ярдәмне акчалата гына түгел, ә җылы мөнәсәбәт белән дә күрсәтергә була. Арабызда күзгә-күз карашып, аралашуга сусап яшәүчеләр дә бар, – ди хәзрәт.

Сүз башымда телгә алган ифтар мәҗлесләренең асылы да бер өммәт булып тупланып, үзара хәл белешү, аралашуга да барып тоташа түгелме соң?!  Шуңа да ГЭС мәхәлләсе мәчете дин әһелләре ел да ифтарларны мөмкин кадәр күбрәк кеше җыеп һәм көн саен уздыруны үз максатлары итеп куя. Һәм, әйтергә кирәк, биредә ифтарлар бөтенләй үзгә, җылы мохиттә үтә. Моңа бирегә килгән һәркем инана ала.

Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Кем дә кем ураза тотучыларга ифтар мәҗлесе үткәрә, ул ризыкландырган кешеләрнең ураза савабы авыз ачтырган кешегә дә языла», – диелгән. Моны истә тотып, мөмкинлеге булган һәркем әлеге изге Рамазан аенда авыз ачтыру мәҗлесләрен үткәрүгә өлеш кертеп, бетмәс-төкәнмәс савапка ирешә ала. Изге гамәл кылырга теләүчеләр ГЭС мәхәлләсе мәчетенә мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр.

Фотоларда: ГЭС мәхәлләсе мәчете имам-хатыйбы Габдерәшит хәзрәт Курмалеев һәм ифтар мәҗлесе күренешләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев