29 апрель 2022 яңалыклары
-
Җырчы Әнвәр Нургалиев Зифа Нагаеваны котлаган
Татарстан тамашачысына аның җырларын беренчеләрдән булып Хәния Фәрхи ишеттерде.
-
Актаныштан ярдәм
Бүген Актаныш районыннан "Жемчужина» санаториена Украинадан күченеп кайтырга мәҗбүр булучыларга көнкүреш кирәк-яраклары алып килделәр. Әлеге ярдәм Сәфәр мәдәният йортында үткән хәйрия концерты кысаларында җыелды.
-
Чаллы мәчетләрендә Ураза Гаете уңаеннан бәйрәм чаралары оештырылачак
Биредә балалар өчен төрле уен-бәйгеләр, викториналар, спорт ярышлары үткәрү күздә тотыла. Шулай ук килүчеләрне тәм-томнар һәм пылау белән дә сыйлаячаклар.
-
Хәния Фәрхинең сеңлесе умырзаяга карап елаган - ФОТОЛАР
Без ярдан сикердек кенә, күпер артыбыздан ук, ярларга сыймыйча агып китте.
-
11 майдан Чаллыда кайнар су бирү вакытлыча туктатыла (график)
Нормативлар буенча, кайнар суны туктатып тору 14 көннән дә артмаска тиеш.
-
Май аена намаз вакытлары
Үзегезгә саклап куярга онытмагыз.
-
Бәрәкәткә ирешим дисәң, мохтаҗларга ярдәм ит! - ФОТОЛАР
Ифтарга килмәсәң, ифтар үзе килер. Бу бер генә дә шаярту түгел, ә изге бер хакыйкать. Шәһәребезнең ГЭС мәхәлләсе мәчетендә ул инде күптәннән күркәм бер гадәткә әверелгән. Биредә ифтар ашларын кешеләрнең хәтта өйләренә үк китереп бирәләр.
-
Минталип Миңнеханов: "Бәрәңгене тирән утыртсагыз, аңа салкын тиячәк"
Минталип Исмәгыйль улы Миңнеханов Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе, бәрәңге үстерүче фермер буларак билгеле шәхес. Шулай ук ул районда башка төр яшелчә үстерү белән дә шөгыльләнә һәм Чаллы шәһәренең бюджет оешмаларын тәэмин итә. Минталип Исмәгыйлевичтан бәрәңге утырту турында һәм дарулар куллану турында сораштык.
-
Россия солдатларына рухи ярдәм мөһим
Чаллыда яшәүче эшмәкәр Фәрит Зарипов Украинада хәрби хәрәкәттә катнашучы солдатларга ярдәм йөзеннән «Фронтка хатлар» дигән акция оештырды. Ул инде энесе Ринат белән бер мәртәбә Украина җирендә булып кайтты. Солдатларга көнкүреш кирәк-яраклары, күчтәнәчләр илтеп тапшырды. Бу көннәрдә ул гуманитар ярдәмне илтер өчен икенче кат юлга кузгалды.
-
4 майга кадәр керемнәр турында хисап тотарга кирәк
2022 елның 4 маеннан да соңга калмыйча физик затлар 2021 елда алынган керемнәр турында хисап тотарга һәм физик затлар кеременә салым буенча 3-НДФЛ формасы буенча декларация тапшырырга тиеш.
-
Чаллының "Палитра" сәүдә үзәгендә халыкны эвакуациялиләр - ВИДЕО
Чаллының "Палитра" сәүдә үзәгенең бер павильонында ут чыккан дигән хәбәр тарала.
-
Тамара Ивашина алты немец солдаты белән бер йортта яшәргә мәҗбүр булган
Шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев исеменнән фашист лагерьларының балигъ булмаган элеккеге тоткыны Тамара Федоровна Ивашинага котлаулар һәм бүләкләр тапшырды.
-
Әле шушы көннәрдә генә өмәләрдә 1 115 кеше катнашты, 664 капчык чүп-чар җыелды - ФОТОЛАР
Чаллы халкы шәһәр территорияләрен чистартуда актив катнаша Санитар-экологик икеайлык кысаларында 27 апрельдә районнар хакимияте территориясендә шәһәр территориясен санитар чистарту һәм төзекләндерү үткәрелде, аларда 438 кеше катнашты.
-
Чаллыда «Вайнах» бию ансамбле чыгыш ясаячак
Чаллыда «Вайнах» чечен бию ансамбле концерт белән чыгыш ясаячак. Бу легендар коллектив 76 елдан артык тарихка ия. Аның чыгышларыннан берсе – Совет балет артисты Махмуд Эсамбаев.
-
Чаллыда әнисе һәм кызы мәчет төзелешенә дип, акчалы конверт калдырып киткән
Дин әһелләре аны ачып карасалар шактый күләмдә акчага тап булганнар - (дәвамы)