Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Дин һәм тормыш

Чаллыда халыкара конференция узды

Анда бик күп чит илләрдән вәкилләр катнашты.

«Ак мәчет»тә халыкара фәнни-гамәли конференция булды. Быел ул Россия халыклары бердәмлеге елына багышланды. «Җәмгытяь тормышын тотрыкландыруда Ислам диненең әһәмияте» дигән тема буенча үтте. 
Әлеге мөһим чараны оештыручы республиканың Кама буе төбәге казые, имам хатыйб, «Ак мәчет»нең директоры  Рөстәм Шәйхевалиев. Быелгы конференция аның тарафыннан 10нчы тапкыр уздырылды. Бу – ислам дөньясы өчен мөһим вакыйга. 
Конференциядә Татарстанның, якын һәм ерак чит илләрнең ислам үзәкләреннән фән, мәгариф, мәдәният эшлеклеләре, күренекле югары уку йортлары җитәкчеләре, дини оешмалар вәкилләре, шәкертләр һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашты.
Кунакларны Чаллының имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла, һәм Рөстәм хәзрәт Шәйхевәлиев сәламләде.  
Конференция Коръән уку белән башланып китте.  
«Җәмгытяь тормыш тотрыкландыруда Ислам диненең әһәмияте» дигән темаларга кызыклы доклардлар булды, аннары төрле темалар буенча секцияләр эшләде.  
Конференция биш телдә: татар,  урыс, гарәп, казах, инглиз телләрендә алып барылды. Чөнки кунаклар арасында Индия, Ирак, Сирия, Индонезия, Мисыр, Малайзия, Казахстан һәм башка ил вәкилләре бар иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш