Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Дин һәм тормыш

Игелекнең чиге юк: «ГЭС мәхәлләсе» мәчете мохтаҗларга ничек ярдәм итә?

Чаллының ГЭС мәхәлләсе мәчетендә чираттагы хәйрия акциясе узды.

Җомга вәгазеннән соң, иман йортына килүчеләр ит тутырылган пакетларны алып, адресларга юл тотты. Биредә «Болгар» фонды җитәкчесе, мәчетнең икенче имамы Габдерәшит хәзрәт һәм аның дуслары ярдәмендә, шулай айга бер тапкыр мохтаҗларга ярдәм күрсәтелә.
– Габдерәшит хәзрәт, бу акция турында сөйләгез әле.
– Шөкер, инде дүртенче ел шулай ай саен мохтаҗларга, инвалидларга ит таратырга тырышабыз. Бу юлы ГЭС бистәсендә 34 адрес буенча өләшеп чыктык. Мәчеткә йөрүче егетләребез белән йә бер сыер чалабыз, йә бер-ике бот алып бүләбез. Аны Илнур кардәшебез махсус җайланмада кисә һәм, якынча 4 кг итеп, пакетларга тутыра.
– Бу эшкә ничек алындыгыз? 
– Мәчет территориясендә пылау пешереп кешеләрне ашату гадәте дә бар безнең. Шунда килгән берничә әбинең сөйләшкәнен ишеттем: «Аллаһка шөкер, ичмасам биредә ит ашап кайтабыз», – дип сөенештеләр алар. Шуннан соң егетләр белән уйлаштык та, ит сатып алып, таратырга булдык. Диненә, милләтенә карап тормыйбыз – һәр мохтаҗга өлеш чыгарырга тырышабыз. Безнең халык, Аллаһка шөкер, ярмасын, маен үзе дә кайгырта. Ә менә ит – кыйммәт продукт, аны алу һәркемнең дә көченнән килми.
– Адреслар үзгәреп, артып торамы? Мохтаҗлар турында кайдан мәгълүмат аласыз?
– Гадәттә, мәчеткә килгән кешеләр хәбәр итә. Аннары урынга барып танышабыз, контактларын алабыз. Бабам: «Күпкә сугылма, әздән калма!» – дип әйтә торган иде. Шуңа күрә күпкә сугылмыйбыз. Моның өчен мөмкинлегебез дә юк. Аллаһка шөкер, булдыра алганча эшлибез.
– Ит белән бергә тагын нәрсәләр таратасыз?
– Кайбер кардәшләребез, үзләре теләп, йә киптерелгән җимеш, йә бал китерәләр. Аларны да без шул пакетлар янына салып бирәбез. Бу изге эшләр «Корзина доброты» проекты кысаларында башкарыла.
– Сезнең әле башка проектларыгыз да бар бит.
– Моннан кала, атнасына 4 көн ГЭС бистәсендә, билгеле бер урында мохтаҗларны тукландырабыз. Менделеевск каласына да барабыз. Анда 90лап кеше килә. Ул эшне дә егетләр белән бергәләшеп башкарабыз.
– Сез үзегез кайсы яктан? Чаллыга кайчан килдегез?
– Мин Пенза өлкәсенең Каменск шәһәреннән. Чаллыга 2006 елда килдем. ГЭС мәчете 2013 елда төзелде, шунда имамлыкны алып барам, Аллаһка шөкер. СВОдагы егетләргә ярдәм илтергә йөри башлагач, мәчеттә икенче имам булып күчтем. Чөнки хәрбиләр янына бару кайчак берничә атнага сузыла.
– Бик җитди һәм җаваплы эшләр белән йөрисез. Моңа ничек алындыгыз?
– Анда бит безнең мәчеткә йөрүче егетләребез, шәһәрдәшләребез дә бар. Күпчелек «Тимер» батальонына, 1232, 430 полкларына илтәбез. Алар башта безгә нәрсә кирәген яза, без туплап тапшырып кайтабыз.
– Анда нинди мохит?
– Егетләр көтеп алалар. Безне күргәч кәефләре күтәрелә. Анда инде шартларны үзегез аңлыйсыздыр. Ачык урыннарда тору юк – җир астында, окопларда гына җыелышабыз. Коръән укыйбыз, догалар кылабыз, вәгазьләр сөйлибез. Шулай бер-ике атна торып кайтабыз. Политруклар хәзрәтләргә бик игътирам белән карый. Мөмкинлек булганда батальоннар буенча йөртәләр. Кайткач та гел элемтәдә торабыз.
Габдерәшит хәзрәт – ниятен эш белән дәлилләүчеләрдән. Бу – аның шәһәрдә бердәнбер татар газетасын, «Шәһри Чаллы»ны хуплап, абунә кампаниясендә катнашуында да чагыла. Ул инде берничә ел рәттән шәһәрдәшләребезне үз хисабына газетага да яздыра. Шул рәвешле, телебезне, татарлыкны саклап калуга да өлеш кертә.
Әңгәмәдәш – Айзирә Имамова 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: игелекле гамәл