Ландыш Шәрифуллина: «Тәвәкәлләгез, Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итә»
Гомрә хаҗыннан алган тәэсирләре...
Ландыш Шәрифуллина – Чаллы кызы, бүгенге көндә Казанда яши, эшмәкәр, ТР кече һәм урта бизнес предприятиеләре Ассоцияциясе вице-президенты. Бер ел элек ул намазга басты, ә күптән түгел гомрә хаҗында булып кайтты. Аннан гомерендә беренче тапкыр барган изге сәфәреннән тәэсирләре белән уртаклашуын сорадык.
– Стамбул, Үзбәкстандагы изге җирләргә барганым бар иде. Шуннан күңелемдә Мәккәгә барып Кәгъбәтулла янында тәүбә кылу хыялы туды. Пәйгамбәребез, Мәккә турында күп укыдым, кинолар карадым, ул урыннарны үз күзем белән күреп, җаным белән тоеп кайтасым килде. Аллага шөкер, күптән түгел гомрә хаҗына барырга насыйп булды. Кеше анда гадәттә кайгылары булса яки нәрсәдер сорарга, авырулар шифа эзләп бара. Мин якыннарым - иптәшем, өч балам өчен догалар кылдым, әти-әниебезнең намазга басуын, барыбыз өчен дә ныклы иман, җәннәткә керүебезне сорадым.
18 февраль, уразага кергән беренче төндә юлга чыктык. Казаннан, Татарстан диния нәзарәте оештырган тур белән, 150 кешелек өч төркем булып кузгалдык. Безнең төркемнең җитәкчесе Рәшит Әмишев иде. Сәфәр ике атаналык булырга тиеш иде. Самолетта Мәдинә шәһәренә турыга очтык, уңайлы юл булды. Көндез барып урнаштык, өч көнләп шунда булдык, пәйгамбәребез мәчетендә тәравих намазлары укып, гыйбәдәт кылдык. Дүртенче көнне Мәккәгә чыгып киттек. Автобуста 6 сәгать барганбыздыр, шул ук көнне ихрамга кердек. Төнлә Кәгъбатулла янына бардык, гомрә үтеп, изге таш тирәли 7 кат әйләнеп тәваф кылдык. Аннары шулай ук 7 кат Сафа белән Мәрва арасын үттек.
Өйгә кайтыр вакыт җиткәч, Якын Көнчыгышта сугыш башлану сәбәпле безгә тоткарланырга туры килде. Кунакханәдә 4 көн өстәмә яшәдек, бушлай. Кичләрен бер төрек кампаниясе белән сөйләшеп ифтар ашлары үткәрдек, бер-беребезне сыйладык, бер-ике көнне спонсорлар ашатты. Ниндидер авырлык сизелмәде, тыныч халәттә, догада идек.
Авыручылар булды, билгеле. Анда 33 градус эсселек, мәчетләрдә вентиляция эшли, җил өрә. Олы яшьтәге апалар гына түгел, яшьләрнең организмы өчен дә сынау бу. Үземнең дә әле ютәл бетмәде. Әлхәмделиллах, вәзгыять катлаулы булса да, Татарстан мөфтияте Дагыстан аша рейс оештырды. Аннан автобус белән кайттык. Саратов тирәсендә авырулары көчәйгән апаларга ашыгыч ярдәм чакыртып, хәлен җиңеләйтерлек итеп дәваларга туры килде. Шулай да бу тоткарлыкларны без авыр сынау итеп түгел, Аллаһның бер нигъмәте итеп кабул иттек, уразаларыбызны бозмадык.
Бу сәяхәттән бик матур тәэсирләр белән кайттым. Мәккәдәге Нур тавына менүебез әле дә күз алдына килә. Ул пәйгамбәребезнең дога кыла торган яраткан урыны булган. Рамазан аеның соңгы ун көндә Коръән нәкъ шунда иңгән. Шактый текә тау булса да гаҗәп, әмма җиңел мендек. 70-80 яшьлек әбиләр дә менде, һич авырсынмадылар. Алар бит әле уразада. Менгәч, намаз укыганда аерым бер кәгагатьлек хисе кичердем. Аннары пәйгамбәребезнең торган йорт-җирләрен күрдек. Мәккәдәге Әбрәҗ әл- Бәйтманарасында дөньядагы иң зур сәгатьне дә күреп сокландык.
Башкаларга әйтәсе килгән сүзем шул – Аллаһы Тәгаләгә якынаясыгыз, мөселманнарның традицияләре белән тирәнрәк танышасыгыз килә икән, һич икеләнми Гомрә хаҗына барыгыз. Мин авыр булыр, анда югалмасмынмы, башкарып чыга алырмынмы дип курыккан идем, тик барысы да бик җиңел узды. Сездә дә икеләнүләр булса, тәвәкәлләгез, чөнки анда Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев