Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Мәскәүнең «Татар штабы» ифтарлар үткәрде

Студентлар ифтарында хәзрәтләр егет-кызларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

Рөстәм Ямалиев җитәкчелегендәге «Татар штабы» ел саен Рамазан аенда берничә ифтар уздыра. Быел илебез башкаласындагы мөселманнар студентлар, төрки халыклар һәм татар-башкорт яшьләре ифтарында очраштылар.

Рамазан аенда штабта яшьләр арасында укыту-аңлату эшләре алып бара. Оештыручылар әйтүенчә, студентлар арасында Ислам диненең нигезләре, кыйммәтләре белән  кызыксынучылар күп. Студентлар ифтарында хәзрәтләр егет-кызларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Узган ел Рамазан аенда студентлар мохтаҗларга һәм күп балалы гаиләләргә азык-төлек җыелмалары да тараттылар.

Татар-башкорт яшьләре ифтарында ураза тоту, намаз уку һәм дингә кагылышлы башка сорауларга Илнур хәзрәт гади тел белән аңлаешлы итеп җавап бирде.  

«Татар штабы» җитәкчесе Рөстәм Ямалиев исә ватандашларны Мәскәүдә туган телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, йолаларны саклау өчен бергә эшләргә чакырды. «Татар һәм башкортлар бердәм булып, бүленмичә яшәргә тиеш. Мәскәүдә татар – башкорт студент оешмлары дус, тату яши», – диде ул.

Штаб шулай ук «Рамазан» шатерында «Бердәм илнең бердәм халкы» дип исемләнгән гомум төрки ифтарын да оешкан төстә уздырды. Анда үзбәк, татар, уйгур, казах, азербәйҗан, төрек, нугай һәм Мәскәүдә яши торган башка төрки халыклар катнашты. Гадәттәгечә, хәзрәтләр вәгазь укыды. Ифтарны оештыруга һәм татар халкының телен, мәдәниятен, матбугатын саклауга зур өлеш керткән Рөстәм Ямалиев  үзенең чыгышында төрки халыкларның Россиядә тәртипле һәм белемле булуын ассызыклап, аларны уртак проектларны тормышка ашырырга чакырды.

Фотолар «Татар штабы»ннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ураза рамазан