Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

«Шәһри Чаллы»да иман дәресләре

Газетабызның «Дин һәм тормыш» рубрикасында «Иман дәресләре»н бирүне дәвам итәбез. Узган дәрестә иманның шартларын карадык һәм баганаларын өйрәнә башладык. Бүгенге дәрестә икенче баганага тукталырбыз, Аллаһның ярдәме белән.

3нче дәрес

Икенче багана – фәрештәләргә ышану

Һәр мөселман Аллаһы Тәгаләгә иман китерү белән беррәттән, Аның фәрештәләренә дә ышанырга тиеш. Коръәни Кәримдә фәрештәләргә ышану турында болай диелгән: «Илче һәм иманлылар Аллаһ иңдергәннәргә ышандылар. Барысы да Аллаһка, Аның фәрештәләренә ... ышанды» (2:285). Икенче бер аятьтә әйтелгән: «Аллаһка һәм Аның фәрештәләренә, Аның Китапларына, Аның Илчеләренә, Ахирәт көненә ышанмаучылар бик нык ялгыша» (4:136). Алар Аллаһның гүзәл, тәкъва, пакь, эчкерсез саф коллары саналалар. Фәрештәләрнең безгә күренмәве аларның барлыгын кире какмый. 

Фәрештәләрнең сыйфатлары

Аллаһы Тәгалә фәрештәләрне беренче кеше – пәйгамбәр Адәмгә (гәләйһиссәләм) кадәр яраткан. Бу хакта аять бар: «Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: «Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлифә итеп Адәмне кылмакчымын...» (2:30). Хәлифә дигәндә кеше күз алдында тотыла.
Фәрештәләр бертуктаусыз Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылыр өчен барлыкка китерелгәннәр. Коръәндә бу хакта: «Көндез дә, төнлә дә Аллаһуны мактап тәсбих әйтерләр, алар һич тә арымаслар», – диелгән (21:20). Шул рәвешле хезмәт итсеннәр өчен Ул аларны үзенчәлекле сыйфатлар һәм мөмкинлекләр белән бүләкләгән. Раббыбыз аларны нурдан яраткан, шуңа күрә аларның кешеләрнеке кебек гәүдәләре юк. Гәүдәләре булмаганга физиологик ихтыяҗлары да юк, ягъни алар ашамый, эчми, йокламый, үрчеми. Аларның хәтта җенесләре дә юк. Фәрештәләрне Аллаһның кызлары дип атаган мәҗүсиләрне Аллаһы Тәгалә шелтәләгән: «Рахимленең коллары булган фәрештәләрне алар хатын-кызлардан санаган. Фәрештәләрне барлыкка китергәндә алар бар идемени? Аларның бу сүзләре язып куелды һәм моның өчен алардан сорау алыначак» (43:19). Фәрештәләр һәрвакыт Аллаһның кушканнарын тиешенчә үтәүче затлар. Коръәннең бер аятендә әйтелә: «...Аллаһ кушканнарны карышусыз үтиләр һәм Аңа итагать белән буйсыналар» (66:6). Кешеләрдән аермалы буларак, фәрештәләр беркайчан да гөнаһ кылмыйлар. Алар акыллы затлар. Раббыбыз кешене барлыкка китерәчәге турында әйткәч, дин белгечләре Коръәндә язылган фәрештәләрнең соравын моңа дәлил итеп китерәләр: «...Фәрештәләр әйттеләр: «Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы?..» (2:30). Кешеләргә кадәр җирдә җеннәр хөкем сөргән. Гөнаһларга батканнары аркасында алар юк ителгән. Фәрештәләр шуларны күздә тотып, Аллаһка шундый сорау биргәннәр. Ул аларга болай дип җавап кайтарган: «... Дөреслектә Мин сез белмәгәнне беләмен» (20:30). Моннан күренгәнчә, Аллаһ биргән акыллары, берникадәр белемнәре булса да, алар барысын да белеп бетермиләр. Шулай ук Аллаһ кушканнарны үтәү өчен, Ул аларга үзенчәлекле сәләтләрне дә биргән. Беренчедән, алар төрле кыяфәтләргә керә алалар. Коръәндә әйтелгәнчә, Җәбраил фәрештә Мәрьям каршысына чибәр ир-ат рәвешендә килә торган булган. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) сәхабәләре янына да ул ап-ак киемнәр кигән, чем-кара чәчле кеше кыяфәтендә килеп баскан.
Икенчедән, фәрештәләр бик зур тизлек белән хәрәкәт итәләр. Мөхәммәд Пәйгамбәргә (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) сәхабәләре сораулары белән еш мөрәҗәгать иткәннәр. Алар сорауларын әйтеп бетергәнче үк Җәбраил фәрештә әзер җавап белән килеп җитә торган булган. Мондый тизлек белән хәрәкәт итү өчен Аллаһ аларга канатлар биргән. Бу хакта Коръәндә: «Күкләрне һәм җирне барлыкка китерүче, вәкил итеп икешәр, өчәр, дүртәр канатлары булган фәрештәләрне билгеләгән Аллаһка шөкер» (35:1). Мәсәлән, Җәбраил фәрештәнең генә дә алты йөз канаты бар. 
Өченчедән, фәрештәләр зур көчкә һәм мөмкинлекләргә ия. Таиф шәһәре халкы вәгазь белән килгән Рәсүлебезне (аңа Аллаһның рәхмәте һәм сәламе булсын) җәберләгән өчен Җәбраил фәрештә Аллаһы Тәгалә әмере белән аларны юкка чыгарырга килгән.

Фәрештәләрнең вазыйфалары

Раббыбыз әмере буенча алар төрле вазыйфалар башкаралар. Безгә фәрештәләрнең санын чамаларга кыен, чөнки алар бихисап күп. Аларның төгәл исәбен Бер Аллаһ Үзе генә белә. Дин галимнәре дүрт бөек фәрештәне аерып карыйлар.
1. Җәбраил фәрештә. Аның төп вазыйфасы – Аллаһның сөйләгәннәрен, мөрәҗәгатен пәйгамбәрләргә, илчеләргә җиткерү. Ул баш фәрештә. 
2. Микаил фәрештә табигать күренешләре, һава торышы һәм Аллаһның мәхлуклары арасында ризыкны тарату өчен җаваплы санала.
Җәбраил белән Микаил фәрештәләрнең Коръәндә дә исемнәре искә алына: «Бер кеше Аллаһуга һәм Аның фәрештәләренә, пәйгамбәрләренә, Җәбраилгә һәм Микаилгә дошман булса, ул кеше кәфердер. Аллаһ, әлбәттә, көферләргә дошмандыр» (2:98). Моннан без әлеге ике фәрештәнең Аллаһка аеруча якын булуларын аңлыйбыз.
3. Исрафил фәрештә. Аның вазыйфасы – Сур мөгезенә ике тапкыр өрү: беренчесе Кыямәт көне башланганын белдерәчәк һәм шуннан соң барлык тереклек үлеп бетәчәк. Икенче тапкыр өргәч, җир йөзендә яшәгән барлык җан ияләре терелеп чыгачак. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, Исрафил фәрештә Сур мөгезенә өрергә әзерләнеп, Аллаһның әмерен генә көтә.
4. Газраил фәрештә җанны тәннән аерып алучы фәрештәләрнең башлыгы. Башкача аны Мәләк әл-мәүт (Үлем фәрештәсе) дип тә йөртәләр.
Әлеге төп фәрештәләрдән кала, тагын бихисап вазыйфалар башкаручы фәрештәләр бар. Кирамән катибин (Намуслы язмачылар) – уң як һәм сул як җилкәләрдә утыручы, гомер буе кешенең яхшы һәм начар гамәлләрен язып баручы фәрештәләр.
Мөнкир һәм Нәнкир – кеше үлгәннән соң каберендә сорау алучы фәрештәләр. «Синең Раббың кем? Пәйгамбәрең кем? Динең нинди?» дигән сорауларны ишеткәч, җан, үзенең җирдә ни рәвешле яшәвенә карап, җавап бирә алачак. Ә фәрештәләр, аның җирдәге гамәлләренә һәм кабердә җавап бирүенә карап, уңай яисә тискәре мөнәсәбәттә булачаклар.

Дәвамы бар.

1нче дәрес

2нче дәрес

Фото: редакция архивыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин иман