Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

123 йортка – капиталь ремонт

Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре 91%ка үтәлгән.

2008-2022 елда торак йортларны капиталь ремонтлауга бюджет һәм милекчеләрнең 15 млрд сумнан артык  акчасы тотылган. 
Капиталь төзекләндерү кысаларындагы барлык эшләр вакытында башкарылган. Йортларның түбәсе, фасады яңартылган. Инженерлык системалары алыштырылган.
Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, 2022 елда 123 күпфатирлы йортка капиталь ремонт ясала. Моның өчен барлыгы 1 млрд. 439,7 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Барлыгы 306 төрле мөһим эш башкарылган. Капиталь ремонтны башкарма комитет, контроль һәм сыйфат идарәсе, район хакимиятләре, идарә компанияләре контрольдә тота. «Бүгенге көндә төзелеш-монтаж эшләре 91%ка үтәлгән», – диде эшлекле дүшәмбедә Илья Зуев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капиталь ремонт