15 июньгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
Бүген Татарстан территориясендә яшен вакытында җил секундына 15-20 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Көндез Казанда да җилнең көчәюе көтелә.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр иткәнчә, көндез урыны белән боз яварга мөмкин.
Чаллыда алмашынучан болытлы һава, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк, урыны белән яңгыр явуы бар. Җилнең юнәлеше көньяк-көнчыгышка үзгәрергә мөмкин. Яшен вакытында җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә метеорологлар. Төнлә — 13-18, көндез — 26-30 градуска кадәр җылы була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев