23 июльгә Татарстанда һәм Чаллыда һава торышы
23 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак.
Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көнчыгыш районнарда яшен һәм боз булырга мөмкин. Төньяк, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +11.+16˚, көндез +20.+25˚ градус җылы.
Җомга, 23 июль, Яр Чаллыда аязучан болытлы һава көтелә. Кыска вакытлы яңгыр, яшен, урыны белән боз явуы ихтимал. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан, тизлеге секундына 6-11 м, көчәйгәндә 14 м/с, яшен вакытында 15-20 м/с ка кадәр җитәргә мөмкин. Көндез һава температурасы +22..+25˚, төнлә +11..+14˚.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев