28 елдан соң үзе ашый башлаган
Чаллы табиблары уникаль операция ясады.
Шәһәребезнең 5нче шәһәр хастаханәсе бит-казналык хирурглары могҗизага тиң операция ясаганнар. Алар 28 ел махсус трубка аша гына тукланган Фәрхәт Фазылҗановка елмаю һәм тәмле ризыкларны үзе ашау сәләтен кайтарганнар.
Фәрхәт Фазылҗанов 1996 елда ягулык тутырылган йөк машинасы шартлау нәтиҗәсендә авыр җәрәхәтләр алган. Аның тәне 70 процент пешкән. Ул 9 айдан артык хастаханәдә яткан, тире күчереп кую һәм җөйләрне алу буенча 15тән артык операция кичергән.
Фәрхәт Фазылҗанов әйтүенчә, трамвалар һәм битенең көчле пешүен нәтиҗәсендә, аның казналык тиресе хәрәкәтләнми башлаган. Ул сыек ризыкны турбка аша, кечкенә кашык белән, ризыкны чәйнәмичә, авыр гына йоткан. Бу кадәр авыр сынаулардан соң, тагын бер операциягә бару аның өчен бик авыр булган. Ул ышанычлы табиб эзләгән.
«Мин бу адымга баруны 28 ел көттем. Аннары хатыным белән Чаллыда талантлы бит-казналык хирургы Баин Владимирович Дёмкин турында белештек. Аңа бардым. Ул җентекләп карады, без озак кына сөйләштек, аннары мин бу табибка ышанып булачагын аңладым», – ди Фәрхәт Габделхай улы.
Аңа Россия клиникларына барырга киңәш бирүчеләр дә булган. Әмма шәһәрдәшебез Чаллы табибларында операция ясатырга карар кылган.
Ныклы әзерлек эшләре башланган. Берничә катлаулы мәсьәләне чишәргә туры килгән: ябык авызда анестизиолог-реаниматологларга трахея интубациясен үткәрү, астагы казанлыктагы шәхси суставларны кайда ясатырга.
Эндопротезлар ясауны Мәскәү техниклары үз өстенә алган. Проект буенча 2 ай эшләгәннәр. Апрель башында алар әзер булган.
Бит-казаналык хирурглары операция вакытында баш сөягенннән махсус кисемнәр аша аскы казналык бүлеге ясаганнар. Бу бит склетын үзгәртеп эндопротезлар кую өчен эшләнә. Пациент өчен шәхси ясалган эндопротезларны бервакытта ике якка да кую Татарстанда беренче тапкыр ясалган.
«Операция 7 сәгать барды. Без эндопротезлар куеп, казналыкның хәрәкәтен тикшердек. Беренче этапта казналык 2 сантиметрга ачыла һәм пациент 28 елдан соң теләсә кайсы ризыкны үзе ашый башлый. Аннары аны физио-механотерапия буенча тернәкләнү курсларына җибәрдек. Хәзер авыру тулы канлы тормыш белән яши. Казналык травма булмаган кебек эшли. Без шундый нәтиҗәгә ирешергә теләдек тә», – ди Баин Демкин.
Фотолар 5нче шәһәр хастахнәсеннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев