Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

35 комплекста өске каттан егылып төшкән ир-ат турында нәрсә билгеле?

Чаллының Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәтеннән сорадык.

35/07 йортының өске катыннан егылып төшкән ир-атка 30 яшьләр тирәсе, ди фаҗига урынына килгән шәһәрдәшләрнең берсе. Хәтта психо-неврологик диспансерда исәптә торган дигән имеш-мимешләр йөри.

Эчке эшләр идарәсе әлеге фаҗига буенча төгәл мәгълүмат юк дип белдерде. Егет үз-үзенә кул салганмы әллә җинаять кылганармы - билгесез. Ир-ат шул йортта яшәгән, фатирында бернинди хат та калдырмаган. Хәтта ничәнче каттан егылып төшүе дә билгеле түгел.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига бүген иртәнге якта Раскольников урамында урнашкан йортта булды. Подъезд домофоны камерасына төшерелгән видео да бар. Анда егетнең "Тойота Камри" автомобиленә килеп төшүе күренә. Бу хакта моннан укы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев