Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«60 яшемдә медицина колледжына укырга кердем»

«Картлык көнеңдә кирәкме бу сиңа? Пенсиядә ял итеп кенә ятсаң...» диючеләр дә булды...

«Хыяллар тормышка аша», – ди танылган адвокат, отставкадагы подполковник Наис Галиуллин. Бүген аңа 63 яшь һәм ул Чаллы медицина көллияте студенты. Чечен сугышын узган, 20 ел гомерен Эчке эшләр министрлыгына багышлаган Наис Галимуллович авылдашларын дәваларга планлаштыра. Быел ул өченче курсны тәмамлады. Аның белән очрашып сөйләштек.

– Ак халат бик килешеп тора үзегезгә. Әйтерсең, гомер буе табиб булып эшләгәнсез.
– Балачакта нейрохирург булырга хыяллана идем. Әни ягыннан табиб–кардиолог, профессор абыебыз бар. Аңа карап соклана идем. Гаиләдә 6 бала үстек. Ике апам да медицина көллиятен тәмамладылар. Тик мин медицина юлыннан китәргә батырчылык итмәдем. Ул елларда медицина институтына керүе авыр иде. Хәрби училищены сайладым. Яхшы билгеләргә тәмамлаган өчен, коммунист һәм отличник булганым өчен, Байконур шәһәренә җибәрделәр. 15 ел буе авиация полкында борт технигы булып хезмәт куйдым. Соңыннан туган ягыма кайтып, МВД системасына урнаштым. Анда 20 ел эшләдем. Пенсиягә чыккач, адвокат булдым. Үземнең юридик компаниямне ачтым, третейский суд оештырдым. Аның рәисе булып тордым. Тора-бара бу юнәлешкә кызыксынуым бетте. Балачак хыялым – медицина һаман тынгылык бирми иде. Ниһаять, кыюлыгымны җыеп, 60 яшемдә Чаллының медицина көллиятенә укырга керергә булдым. Бер дә үкенмим.

Якыннары ни дигән? Студентлар ничек кабул иткән? Имтиханнарга ничек әзерләнә һәм кайда эшләргә хыяллана? Бу хакта «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасыннан укыгыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев