Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

9 айлык бала үлгән

Әнисе баласын 6 сәгатькә сарайда калдырган.

Балтач районында 9 айлык сабыйның гомере өзелде. Ярак-Чурма авылында әни кеше баласын 6 сәгатькә сарайда калдыра. Янәсе анда йоклар өчен рәхәт: караңгы һәм салкынча. Нарасыйны көндез йоклата һәм кич белән генә янына керә. Ләкин бала мәңгелеккә суынган була. Ашыгыч ярдәм хезмәтен чакыралар, табиблар баланың үлү фактын раслый.  

Искәртергә кирәк, 44 яшьлек хатын белән 64 яшьлек ир гаиләсендә 8 бала үсә. 9нчы сабыйның үлем сәбәпләрен тикшерү комитеты өйрәнә. Әлеге вакыйга буенча җинаять эше кузгатылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр бала ана капиталы үлем-китем