9 каттан сикереп исән калган
Яңалыклар тасмасы

9 каттан сикереп исән калган

Чаллыда ГЭС бистәсендәге 7/19 йортыннан 16 яшьлек кыз тугызынча каттан сикерә. Моңа кадәр ул йөргән егете белән ачуланышкан була. Шул кадәр биеклектән төшүгә карамастан кыз исән кала. Ул хәтта вакыйга урынына килгән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү табибларының сорауларына җавап бирерлек хәлдә була. Хәзерге вакытта әлеге шәһәрдәшебез БСМПның реанимация бүлегендә дәвалана....

Чаллыда ГЭС бистәсендәге 7/19 йортыннан 16 яшьлек кыз тугызынча каттан сикерә. Моңа кадәр ул йөргән егете белән ачуланышкан була. Шул кадәр биеклектән төшүгә карамастан кыз исән кала. Ул хәтта вакыйга урынына килгән ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү табибларының сорауларына җавап бирерлек хәлдә була. Хәзерге вакытта әлеге шәһәрдәшебез БСМПның реанимация бүлегендә дәвалана. Аның баш мие селкенгән һәм сөякләре сынган.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев