Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

977 коды белән шалтыратучылардан сак булыгыз

Аферистлар үзләрен Россиянең зур банкының клиентлар бүлеге менеджерлары буларак таныштыралар.

Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев телефон аша алдауның яңа ысулы турында кисәтә. Аның әйтүенчә, аферистлар коды 977 дән башланган телефон номеры аша шалтырата башлаганнар. 

Белгеч сүзләренә караганда, мошенниклар үзләрен Россиянең зур банкының клиентлар бүлеге менеджерлары буларак таныштыралар. Кредит алуга тапшырылган заявканың хуплануы турында хәбәр итәләр. Әмма “ялгышлык” китүен: акча күчерү өчен башка кредит оешмасы счеты күрсәтелүен әйтәләр. Әлеге “хатаны” тиз генә төзәтергә тәкъдим итәләр.

“Түбән ставкалы кредитны башка банкка күчерә алмыйбыз. Сезнең счет белән эшлибез, зур сумманы шуңа күчерәбез”, – диләр. Аннан инде, элеккеге схема буенча, карта номерын, гамәлдә булу вакытын, смс-хәбәрдә күрсәтелгән код номерын, CVV-кодын сорыйлар. Шуннан соң счеттагы бөтен акчаны урлыйлар.

Шуңа күрә юрист мондый алдакчылар кармагыннан сак булырга киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев