Абхазиягә барганда да балаларга чит ил паспорты кирәк булачак
Балалар өчен сәяхәткә яңа кагыйдәләр гамәлгә керә.
Белорусия, Абхазия, Көньяк Осетия, Кaзaxcтан һәм Киргизиягә баручы 14 яшькә кадәрге балаларның чит ил паспорты булырга тиеш.
Бу хакта РФ Эчке Эшләр министрлыгының миграция хезмәте хәбәр итте.
Яңа кагыйдәләрне 2026 елның 20 январыннан гамәлгә кертергә планлаштыралар.
Югарыда искә алынган илләргә туу турындагы таныклык белән чыккан балалар киләсе елның 20 январына кадәр шул ук документ белән Россиягә кайта алалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев