Актер Марсель Мөсәвиров Илһам Шакиров ролендә уйный
«Бик дулкынланам», - ди ул.
"Ватан 21 гасыр" кинокомпаниясе мәшһүр җырчы, Россиянең халык артисты Илһам Шакировның тууына 90 ел уңаеннан "Илһам" сериалы төшерә. Фильмга сценарийны драматург Рөстәм Галиуллин язган. Легендар җырчы ролендә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры актеры Марсель Мөсәвиров уйный.
- Кастинг уздым. "Татарстан яңа гасыр" телеканалы белән контракт төзедем. Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның пәлтәсен, пиджагын киеп карадым. "Килешә", - диделәр. Бу - минем өчен бик җитди һәм җаваплы роль. Нык дулкынланам, чөнки Илһам Шакиров бөек шәхес, икенчедән аның хезмәттәшләре, замандашлары исән-сау. Берничә көннән съемкалар башлана, - диде Марсель Мөсәвиров иҗатындагы яңалыгы белән уртаклашып.
Сериал Илһам Шакировның артист буларак формалашу чорын, халыкара гастрольләргә чыгуын, беренче пластинкалар яздыруын чагылдырачак. Илһам Шакировның мәхәббәте турында да сюжетлар булачак.
"Илһам" өч серияле фильмы ТР Рәисе каршындагы Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге татар телен һәм Татарстан халыклары телләрен саклау, үстерү комиссиясе һәм ТНВ каналы ярдәме белән төшерелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев