Җәмәгать транспорты бәяләре артырмы?
Карар декабрьдә чыга.
Чаллы башкарма комитеты ТР тарифлар буенча дәүләт комитетына 2026 елда җәмәгать транспортында йөрү бәяләрен арттыруны сорап мөрәҗәгать итте.
Шундый ук мөрәҗәгатьләр Казан, Әлмәт һәм башка шәһәр хакимиятләреннән дә кергән.
Моңа хезмәт күрсәтү бәяләренең артуы сәбәп булган. Соңгы мәгълүматлар буенча, Чаллыда бер кешене транспортта йөртүнең үзкыйммәте 70 сум тәшкил итә. Ә юл йөрү бәясе 40 сум. Аерма шәһәр бюджеты хисабыннан каплана.
Чаллы хакимиятенең мөрәҗәгатен декабрь аенда тарифлар буенча комитетта карап, тиешле карар кабул итәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев