Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Ана капиталынан бала туганнан соң ук файдаланып була

Бу мөмкинлектән 300 меңнән артык татарстанлы файдаланды.

2024 ел башыннан Татарстанда 1898 гаилә ана капиталы хисабына торак төзү яки сатып алу өчен заем бирүләрен сорап банкларга мөрәҗәгать иткән.

Торак шартларын яхшырту өчен ана капиталын балага өч яшь тулгач кына файдаланып була. Торак кредиты яисә заем буенча беренче кертемне түләү, шулай ук ана капиталы акчаларын торак кредитларын һәм заемнарын каплауга тоту искәрмә булып тора. Мондый очракта ана капиталыннан бала туганнан соң ук (дәүләт ярдәменең өстәмә чараларына хокук барлыкка килгәч) файдаланырга мөмкин. 

Исегезгә төшерәбез, ана капиталы акчаларын файдалану турында гариза бала туганнан соң (уллыкка алынганнан соң) теләсә кайсы вакытта бирелергә мөмкин.

«Ана капиталы акчасын файдалану буенча республикада иң популяр юнәлешләрнең берсе - элеккечә торак шартларын яхшырту санала. Әлеге мөмкинлектән программа тормышка ашырыла башлаганнан бирле 300 меңнән артык татарстанлы файдаланды. Ана капиталын торак шартларын яхшыртуга файдалану турында гаризаны кредит учреждениесендә турыдан – туры бирү бик уңайлы. Шул ук вакытта, теләгән очракта, күпфункцияле үзәк офисларында яисә фондның клиент хезмәтләрендә гариза бирү мөмкинлеге дә саклана,” - дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе җитәкчесе Эдуард Вафин.

Ана капиталы программасы Россиядә 2007 елдан бирле гамәлдә. Элек дәүләтнең әлеге ярдәменә ике һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр дәгъва итә ала иде. 2020 елдан мондый хокук бер балалы гаиләләргә дә бирелде.
Гаилә әлегә кадәр сертификат алмаган булса, 2024 елда икенче балага ана капиталы 833 024,74 сум тәшкил итә. Ягъни беренче балага- 630 380,78, икенче яки аннан соңгы балаларга 202 643, 96 сум.
Әлеге һәм башка мәсьәләләргә кагылышлы сорауларыгыз булса, сез, 8 800 100 0001 (шалтырату бушлай) телефон номеры буенча Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бердәм контакт-үзәгенә шалтыратып консультация ала аласыз. Шул ук телефон буенча социаль фонд бүлегенең барлык клиент хезмәтләренә кабул итүгә язылырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы