Апрельнең соңгы атнасы кыскара: алда яллар
Яңалыклар тасмасы

Апрельнең соңгы атнасы кыскара: алда яллар

Күпме ял итәбез?

2026 елга Татарстанның җитештерү календаре буенча апрельнең соңгы эш атнасы дүрт көн – 27 апрельдән 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.  
1 май, бәйрәм ял көне булачак. Шуңа күрә пәнҗешәмбе, 30 апрельдә, эш көне бер сәгатькә кыскара.
Кыска эш атнасыннан соң россиялеләрне озын яллар көтәчәк – алар 1 майдан 3 майга кадәр дәвам итә. 
Май аенда РФ халкын – 12, ә ТР халкын 13 көн ял көтә (Корбан бәйрәме уңаеннан).
Гомумән алганда, 2026 елда Татарстан халкы биш көнлек эш атнасында 121 көн ял итәчәк.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Ял көннәре май бәйрәмнәре

Нет комментариев