Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Арпаның файдасы

Арпа организмны токсиннардан һәм шлаклардан чистарта, эчәкләрне дәвалый һәм организмны шикәр чиреннән саклый. Арпа 65% углеводтан торганга, боткасы бик туклыклы. Ул диетик үзлеккә ия. Юкка гына аны диабет һәм артрит белән авыручыларга ашарга киңәш итмиләр. Арпада вирус һәм бактерияләргә каршы көрәшүче табигый матдәләр бар. Шуңа да бөртекне бүрттергән су белән...

Арпа организмны токсиннардан һәм шлаклардан чистарта, эчәкләрне дәвалый һәм организмны шикәр чиреннән саклый.

Арпа 65% углеводтан торганга, боткасы бик туклыклы. Ул диетик үзлеккә ия. Юкка гына аны диабет һәм артрит белән авыручыларга ашарга киңәш итмиләр. Арпада вирус һәм бактерияләргә каршы көрәшүче табигый матдәләр бар. Шуңа да бөртекне бүрттергән су белән аякны юып, хәтта гөмбә авыруларыннан да котылырга мөмкин.

Пневмония, бронхит, көчле ютәл булганда, көнгә берничә тапкыр арпа төнәтмәсе эчәргә киңәш ителә. Аны болай әзерлиләр: 2 аш кашыгы арпа яки солыга шул ук күләмдә йөзем кушып болгаталар һәм 1,5 литр суга салалар. Савытның өстен каплап, сүлпән утта сыеклыкның яртысы парга әйләнгәнче кайнаталар. Эчәр алдыннан бер аш кашыгы бал өстиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев