Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Артур Хәсәнов иҗатында яңалык бар

Бу хакта хәрби-җырчы үзе хәбәр итте.

Махсус операциягә киткәндә Филүс Каһиров репертуарындагы "Киек каз юллары" җырын башкарып популярлык казанган җырчы Артур Хәсәнов турында укучыларыбыз кызыксынган иде.

Аллаһка шөкер, Артур исән-сау. Төп эшеннән тыш ул иҗатны да ташламый. 

Шушы көннәрдә җырчы хәрби үзенең социаль челтәрендә шатлыклы хәбәр җиткерде. 

Артур Хөсәенов яңа җыр яздырган. Илзирә Вәлиуллина шигыренә  Игорь Дмитриев "Казлар» дигән җыр язган.

«Җырым  барлык мәйданчыкларда! Аны рәхәтләнеп тыңлый аласыз, дуслар», – дип язды хәрби үзенең сәхифәсендә.

Җыр туган якны сагыну турында.

Фото Артур Хәсәновның соцчелтәрендәге сәхифәсеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФИЛЮС КАГИРОВ СВО Артур Хасанов