Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Атна уртасыннан һава торышы үзгәрәчәк

Барысына да якын атмосфера фронты сәбәпче, ди синоптиклар.

Атна уртасында кыска вакытлы салкыннан соң Татарстанда җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометүзәк хәбәр итә.

Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 15 һәм 16 мартта, республика антициклон перифериясендә булачак. Якын атмосфера фронты сәбәпле 15 мартта урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр дә булачак. Һава температурасы төнлә 0-5 градус һәм көндез 2-8 градус җылылык тәшкил итәчәк, дип билгеләп үтә синоптиклар.

Метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, җомга һәм шимбә көннәрендә, 17 һәм 18 мартта, кайбер урыннарда катнаш характердагы  явым-төшемнәр булырга мөмкин. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә -1дән +3 градуска кадәр һәм көндезге сәгатьләрдә +3тән +8 градуска кадәр тәшкил итәчәк. 

21 һәм 22 мартларда Чаллыда +9 градуска кадәр җылытырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Һава торышы