Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда авариядә зыян күргән фельдшерның кабыргалары сынып беткән

Ул авыр хәлдә реанимациядә.

38 яшьлек фельдшерның исән калуы үзе бер могҗиза, диләр белгечләр.  Табиблар аның гомерен саклап калу өчен берничә сәгать буе көрәшә.

Ашыгыч ярдәм подстанциясендә эшләүче хезмәттәше әйтүенчә, табибның бот сөяге, умыртка баганасы, кабыргалары сына. Хәтта кабыргасы үпкәсенә кадала. Маңгай, бит сөякләре дә зыян килә. "Ул аңында. Әмма хәле авыр", - ди табиблар. Кичә фельшерны реанимобиль белән Казан хастаханәсенә озаттылар.

РКБның матбугат белән эшләү бүлеге белгече Валерия Белова: "Бик күп кабыргалары, оча сөяге сынган. Башына зыян килгән. Операцияне Чаллы хастаханәсендә ясаганнар. Хәзер ул РКБда, реанимациядә", - ди.  

Исегезгә төшерәбез, ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы белән“Ауди” автомобиле катнашындагы авария 6 февральдә Сөембикә-Вахитов проспектлары киселешендә булды. Табиблар машинасы ашыгып кызыл утка чыкты. Ул вакытта “Ауди” автомобиле дә хәрәкәт иткән була. Нәтиҗәдә, ашыгыч ярдәм машинасы бордюрга бәрелеп әйләнде. 4 кеше зыян күрде. Шуларның икесе фельдшер. 

Ашыгыч ярдәм станциясе баш табибы Сергей Крылов әйтүенчә, табиблар куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булган. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспортһәлакәте