Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала тапкач гомере өзелгән ананың кызларына мэр бүләкләр белән килде

Ятим калган балалар нәрсә турында хыялланган?

Мөхәммәтовлар гаиләсе шәһәр мэры Наил Мәһдиев игътибары үзәгендә. Ул бүләкләр күтәреп ятим калган Эмилия һәм Диләрә  күңелен күрергә килде.

Эмилия 6нчы сыйныфта укый, цирк студиясенә йөри. Аңа мэр компьютер бүләк итте. Диләрә кесә телефоны турында хыялланган булган. Аның да теләге тормышка ашты. Наил Мәһдиев аларга җылы итеп "кызым" дип эндәште. Мэр моңа кадәр дә, 3 апрель көнне Мөхәммәтовлар гаиләсе  хәлен белергә килгән иде. (Монда язылган)

Исегезгә төшерәбез, кызларның анасы Алёна Мөхәммәтова өченче баласын тапкач һәлак булды. Аның эченә кан сауды. Катлаулы операция кичерде. Әмма табиблар гомерен саклап кала алмадылар. Яңа туган сабый да реанимациягә эләкте. Бу хакта тулырак монда язылган.

Әлеге вакыйга бөтен республиканы аякка бастырды. Хәтта КДМЦ җитәкчелеге алышынды. Моның турында моннан укый аласыз.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Мөхәммәтовларга тагын кунакка киләргә вәгъдә итте.

Фотолар шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәте сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев