Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы мэры бала тапканда гомере өзелгән укытучы гаиләсе янына барды

Алена Мөхәммәтованың абыйсы Юрий Филипов әйтүенчә, мэр гаиләгә матди ярдәм күрсәткән.

Наил Мәһдиев гаиләнең авыр кайгысын уртаклашты. Шулай ук, ул мәрхүмәнең ире Рафаэль Мөхәммәтовка һәм балаларга кулдан килгәнчә ярдәм итәчәген белдерде. 

Алена Мөхәммәтованың абыйсы Юрий Филипов әйтүенчә, мэр гаиләгә матди ярдәм дә күрсәткән. 

"Акчалата да, азык-төлек белән дә булышты. Шулай ук кызларга гаджетлар алып бирергә вәгъдә итте. Моннан тыш, Алена исеменә алынган ипотека белән бәйле мәсьәләне дә чишәргә кулдан килгәнчә ярдәм итәчәген белдерде. Сабыебызны тернәкләндерү мәсьәләсен хәл итәргә дә сүз бирде. Әлегә исә Ранель Казанда хастаханәдә дәвалана", - диде Юрий Филипов.  

Мэр Мөхәммәтовларның бер кызлары Диләрә белән дә танышты. Ул бүгенге көндә пролицейда белем ала, флейтада уйный. Олы кызлары да мәктәп укучысы. Гаилә башлыгы исә әлегә өйдә балалары белән утырырга мәҗбүр. 

Хастаханәдәге улларын әбиләре - Алена Мөхәммәтованың әнисе карый. Бу атнада инде аларны реанимациядән патология бүлегенә күчергәннәр. Баланың Чаллыга кайчан кайтачагы билгесез.

Исегезгә төшерәбез, мәрхүм укытучының туганы Юрий Филипов күптән түгел шәһәр халкына мөрәҗәгать белән чыкты. Бу хакта тулырак МОНДА укый аласыз. Ул сеңлесенең үлемендә табибларны гаепли.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев