Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бала тапканда үлгән укытучының улын әбисенә бирәләр

Бу хакта безгә Аленаның абыйсы Юрий Филипов хәбәр итте.

"Бар да яхшы булса, Ранэльны иртәгә әбисе кулына бирәчәкләр. Аны патология бүлегенә күчерәләр. Әлегә ул реанимациядә. Хәле авыр, әмма өмет бар,"- диде ул.

Шулай ук, Юрий Филипов һәм мәрхүмәнең ире Рафаэль Мөхәммәтов бүген Тикшерү комитетының Чаллы бүлеге җитәкчесе Евгений Викентьев белән очрашты. Алар Алена Мөхәммәтованың үлеменнән соң кузгатылган җинаять эше белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, бала тапканнан соң, Алена Мөхәммәтованың эченә кан сауды, 18 минутка йөрәге туктап торды. Табиблар аның гомере өчен 7 сәгать буе көрәште. Операциядән соң ананы Казанга җибәрделәр. Кызганыч, 14 мартта Аленаның гомере өзелде. Бу хакта тулырак моннан укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хокук полиция фаҗига

2
X