Баласы туган гаиләләргә дәүләт ипотека түләргә булыша
Бу кемнәргә кагыла?
Россия Президенты Владимир Путин Хөкүмәткә балалы гаиләләргә өстәмә ярдәм күрсәтү мөмкинлеген эшләргә кушты. Сүз дүртенче һәм аннан соңгы бала туган гаиләләргә дәүләт хисабына ипотека кредитын өлешчә яки тулысынча каплау турында бара. Бу хактагы документ Кремль сайтында чыкты.
Әлеге документ буенча РФ Министрлар Кабинетына 450 мең сумга кадәр ярдәм күрсәтү вариантын карарга туры киләчәк. Әлеге акча гражданнарның ипотека буенча торак кредиты яки заем буенча йөкләмәләрен каплауга тотылырга мөмкин.
Дүртенче яки икенче бала туган гаиләләргә дәүләт билгеләнгән сумма чикләрендә ипотека буенча бурычның бер өлешен тулысынча яки өлешчә ябар дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев