Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР цифрлы үсеш, дәүләт идарәсе, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге башлыгы Ленар Бадыков сөйләде.
«Кызганычка каршы, бүгенге көндә мошенниклар балаларның сурәтләрен үзләренең намуссыз максатларында кулланалар. Алар балаларның фотоларын дипфейк-контент ясау өчен файдалана, нейрон сервислар ярдәмендә видеолар ясый. Һәм шуларны балигъ булмаганнарны шантажлау өчен кулланырга мөмкин.
Мәсәлән, алар бала тәмәке тарткан видеоны ясарга мөмкин. Баланы шантажлап, алар аны террорчылык юнәлешендәге гамәлләр кылырга мәҗбүр итә алалар, инфраструктура объектларын яндыру һәм башкалар», – диде ул.
Ул шулай ук яшьтәшләре ягыннан буллинг курынычы булуын да искәртте. «Кайвакыт әти-әниләр үзләренә матур тоелган фотоны социаль челтәргә урнаштыра, ә яшьтәшләре бу фотоны аша баланы мыскыллый», – дип сөйләде Ленар Бадыков. Җитәкче социаль челтәрләрдә дә, мессенджерларда да балаларның фотоларын интернетта бастырып чыгаруны чикләргә чакырды.
Нет комментариев