Балаларын сатып айфон алганнар
Нәни сабыйны сатып алган хатын да кулга алынган.
Һиндстанда яшәүче ирле-хатынлы Сати һәм Джайдев Гхош Көнбатыш Бенгалия штаты буенча сәяхәткә җыенганнар. Алар матур видеолар төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырып барырга хыялланганнар. Моның өчен айфоннары булмаган.
Алар сигез айлык балаларын сатып айфон алганнар. Җирле басмалар хәбәр итүенчә, иң элек күршеләре шөбһәләнгән – гаилә үзен бик сәер тоткан. Сабый берничә көн элек юкка чыккан, ләкин ата-ана моңа борчылмаган.
Уяу күршеләрен Гхошларда кинәт кенә айфон барлыкка килүе дә аптыраткан, чөнки гаилә финанс яктан даими кыенлыклар кичереп яшәгән. Нәтиҗәдә ана кешене тоткарлаганнар.
Сати баласын чыннан да айфон һәм «рилс»лар өчен сатканын сөйләп биргән. Ире качкан. Соңрак гаиләнең җиде яшьлек кызларын сатарга теләгәнлеге дә ачыкланган. Полиция ананы кешеләр сатуда гаепләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев