Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Баласы өчен көрәшүче Нигина: «Ура, мин җиңдем!»

Шәһәр судында 5 яшьлек Әмирнең кем белән яшәячәге хәл ителде.

Чаллы судында Нигина һәм аның элекке ире Марат Мирзаянов арасындагы низагка нокта куелды. Хөкемдар 5 яшьлек Әмир әнисе белән яшәргә тиеш дигән карар чыгарды. 

Исегезгә төшерәбез, ата-ана арасында конфликт ел башында чыкты. Җәй көне тагын да кискенләште. Нигина Маратны баланы машинага утыртып урлап качуда һәм яшереп тотуда гаепләп чыкты. Ул полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте, адвокат яллап судка бирде. Августта бәйсез психологик-психиатрия экспертиза да уздыртты. Шул вакыт эчендә бала әтисе белән яшәде. 

"Ура, мин судта җиңдем. Суд карары буенча бала минем белән яшәргә тиеш. Хис-тойгыларым әйтеп бетергесез. Баламны инде кайчаннан бирле күргәнем юк бит. Апрельдан бирле судлашабыз. Соңгы тапкыр аның белән июль ахырында күрештем. Шулхәтле сагындым сабыемны", - ди әни кеше. 

Суд карары үз көченә 30 көннән керәчәк. Әмма адвокат Инесса Дубровина әйтүенчә, Нигина баланы теләсә кайсы вакытта алырга хокуклы. Шушы көннәрдә әни кеше Әмирне балалар бакчасыннан алып, үзенә алып кайтачагын әйтте. Тик элекке ире Марат тиз генә бирешергә уйламый икән.  

"Элекке иремә шалтыраткан идем, ул миңа баланы суд карары үз көченә кермичә бирмәячәген әйтте. Тагын ачуланышып киттек. Әмирне балалар бакчасыннан барып алам дидем. Ул баланы садикка бүтән илтмәячәген әйтте. Бала өчен көрәш әле дәвам итә икән", - диде ул. 

Нигина  "Шәһри Чаллы"га беренче тапкыр проблемасы турында сөйләгәндә: "Бөтен дөнья миңа каршы. Хәтта судта да мине ямьсез яктан күрсәттеләр. Мине яклаучы беркем юк. Адвокат тапкан идем - анысы да алдап акча алды, берни эшләми. Баланы кире кайтарырга шанслар юк", - дигән иде. Хәзер аның үз-үзенә ышанычы арткан. Монда адвокат Инесса Дубровинаның өлеше зур, ди. Ул аңа рәхмәтләрен белдерә. "Аның ярдәме белән алга таба атларга көч таптым", - ди.   

Нигина Мирзаянова: «Мин баламның әнисе, мин үзем аны тәрбияләргә тиеш!»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев