Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ГИМС хезмәткәрләре кисәтү белән чыкты

Инспекторлар һәр көнне су объектларында рейдлар үткәрәләр.

Шәһәрдәшләребезне язгы чорда боз өстенә кермәскә өндиләр. Белгечләр искәртүенчә Түбән Кама су саклагычында, Мәләкәс елгасында һәм башка елгаларда боз эри башлады. Кеше теләсә кайсы вакытта батарга яисә боз кисәге белән аерылып китәргә мөмкин.

ГИМСның Чаллы буенча дәүләт  инспекторы Рафик Авзлов: 
– Хәтта 50 см калынлыктагы боз да куркыныч, – дип кисәтте. – Түбән Кама ГЭСы күпере янындагы боз кузгалып китсә, балыкчыларны агызырга мөмкин. Үтенеп сорыйбыз, шәһәрдәшләр боз өстенә чыкмасыннар иде. Мәләкс елагасының яңа күпер янындагы өлешендә дә ачык мәйданнар бар. Кешеләр Үзәк тукаталышы тирәсендә балык тоталар. Саклык чараларын күрсеннәр иде. Әлегә Чаллыда бәхетсезлек очраклары юк. Куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлсә, булмас та.

Инспекторлар һәр көнне су объектларында рейдлар үткәрәләр, балыкчылар арасында аңлату эшләре алып баралар.  Моннан тыш, Чаллыда һәм Минзәлә районының Мәлкән авылында тәүлек буена кизү оештырылган. 

Лилия Хәбибҗанова фотолары 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару