Анна Политевич белән Владимир Лезин – Россиянең мактаулы донорлары.
Алар икесе бергә 269 тапкыр кан тапшырган. Икесенең дә кан төркеме – III уңай. Икесе дә Чаллы шәһәрендәге Республика кан үзәгенә йөриләр, бер-берсе белән 2019 елда танышалар.
– Без пәнҗешәмбе көнне кан бирәбез. Чиратта һәрвакыт бер үк кешеләр белән очрашкач, аралаша башладык, үз компаниябез барлыкка килде. Владимир Алабугадан, шуңа күрә иртәрәк килеп җитә. Ә миңа эшкә өлгерергә кирәк, шуңа мин дә иртә киләм. Тора-бара бер-беребезгә чират ала башладык, телефон номерларыбызны алыштык. Аңа совет чоры, андагы вакыйгалар, әйберләр ошый. Миңа да кызык, чөнки яшьлегебез шул чорда үтте. Бәлки, бу да безне якынайткандыр.
Быел, никтер нәкъ менә апрель аенда, үземә тиң яр очратсам иде, дип теләк теләдем. Ә Пасха көнне Владимир Анатольевич миңа кулич кертергә рөхсәт сорады. Ул мине урамга чакырып чыгарды. Сөйләшеп торганда аерылышуын әйтте. «Гафу итегез, ләкин бу минем өчен сөенечле хәбәр. Беркем белән дә танышмый торыгыз, мин дә танышмам, яме», – дип әйткәнемне үзем дә сизми калдым. Шаярттым, әлбәттә, аннары кыенсынып киттем, – дип сөйли Анна.
Ә Владимир өчен Аннаның бу сүзләре аңа тәкъдим ясарга этәргеч бирә.
– Ул чиста күңелле, тормышка позитив мөнәсәбәттә, көр күңелле, һәрвакыт алга барырга әзер. Чәчәкләр үстерергә яратуы, бакча турында күп белүе, гел эш белән мәшгуль булуы, хәрәкәттә йөрүе белән дә мине үзенә каратты, – дип сөйли Владимир сөеклесе турында.
Анна 5нче шәһәр хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли, Владимир – автомобиль юллары предприятиесендә слесарь.
Донорлык икесенең дә тормышында мөһим урын алып тора. 1995 елда Аннага операция ясыйлар, һәм аңа ярдәм итү өчен дүрт кеше үз канын бирә. Шуннан соң ул үзе дә донор булырга карар кыла. 2008 елдан бирле даими рәвештә кан тапшыра башлый. Владимир исә бу гамәлгә эчке теләк этәрүен әйтә. 2011 елдан Алабуга Кан үзәгенә йөри, ә ул ябылгач, Чаллыга килә.
Анна – 138, Владимир 131 тапкыр кан тапшырган. Владимир плазманы күбрәк биргән. Икесе дә «Россиянең мактаулы доноры» исеменә лаек булганнар. Һәр донация операцияләр ясаганда, катлаулы авыруларны дәвалаганда һәм тернәкләнү өчен кан компонентларына мохтаҗ пациентларга ярдәм итә.
Шунысы да бар: донорлар үз каннарының кемгә салыначагын белмиләр, шулай да ярдәм итүләрен дәвам итәләр. Татарстан Республикасының кан үзәге кан паспортизациясе бүлеге мөдире Лилия Сибгатуллина һәм Чаллы филиалының баш табиб урынбасары Резидә Мөхәммәтшина Анна белән Владимирны баш табиб Марат Тимерҗанов исеменнән гаилә корулары белән котладылар.
– Сез кешеләрнең сәламәтлеген генә түгел, хәтта гомерләрен дә саклап калырга ярдәм итәсез. Бу – бик игелекле гамәл. Битараф булмаганыгыз өчен рәхмәт! Гаилә тормышыгыз да гамәлләрегез кебек якты һәм мәгънәле булсын, – дип теләде яшьләргә Лилия Сибгатуллина.
Коллектив исә Анна белән Владимирның мөнәсәбәтләре нәкъ менә монда, донорлык хәрәкәтендә катнашканда башлануы аеруча кадерле булуын җиткерде.
– Икегез бергә тапшырган кан 400дән артык кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итте. Сез үзегезне чын мәгънәсендә кешеләргә хезмәт итүгә багышлыйсыз. Гаиләгез имин һәм бәхетле, сәламәтлегегез ныклы булсын, – дип теләде Резидә Инсаф кызы.
Анна белән Владимир язылышканнан соң Кан үзәгенә махсус килгәннәр, алар дулкынланып Рәхмәт хатын тапшырдылар.
– Безне донорлык берләштерде. Бүген исә ике йөрәкне кавыштырган урынга әйләнгәнегез өчен сезгә рәхмәт әйтәбез. Кан үзәген гаиләбезгә нигез салынган урын итеп һәрвакыт истә тотачакбыз, – дип уртаклашты ир белән хатын. Парны хезмәттәшләре һәм дуслары да котлады.
«РФ мактаулы доноры» исеме 40 тапкыр кан, 60 тапкыр плазма тапшырган кешегә бирелә. Алар ел саен 19 мең 600 сум күләмендә (ел саен индексацияләнә) түләү, дәүләт сәламәтлек саклау оешмаларында чиратсыз хезмәт күрсәтелү, эш урынында санаторийга льготалы юлламаны беренче булып һәм еллык ялны үзләренә уңайлы вакытта алу хокукына ия.
Сәрия Гарипова
Нет комментариев