Бөек җырчы белән хушлашырга баралар
Яңалыклар тасмасы

Бөек җырчы белән хушлашырга баралар

Иртәгә Чаллыдан Илһам Шакиров белән саубуллашырга автобус белән милләттәшләребез китә.

Шәһәр хакимияте халкыбызның асыл улы Илһам Шакиров белән хушлашырга бару өчен сәнгать һәм мәдәният әһелләренә автобус бирә. Бөек шәхес белән саубуллашырга Чаллыдан бик күп кеше теләк белдергән.

Илһам Шакиров мәрәсиме Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үтә. Җырчы иске татар зияратында җирләнәчәк. Мәрәсимне ТНВ каналы 11,00 сәгатьтә туры эфирда күрсәтәчәк.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


кайгы

Нет комментариев