Бер кичтә 1 миллион сумга якын акчасыннан колак каккан
645
0
Ир-атны ике төрле структурадан шалтыратып алдаганнар.
Чаллы кешесе телефоннан сөйләшеп 900 мең сумын югалткан. Баштан 71 яшьлек шәһәрдәшебезгә “домофон алмаштырабыз” дип шалтыраталар. Җибәргән кодны сорыйлар. Өлкән кеше ышанып кодны әйтә.
Берничә вакыттан соң икенче аферист үзен эчке эшләр структурасында эшлим дип таныштыра. Янәсе, “хакерлар” алдан атаган код ярдәмендә ир-ат өстенә зур күләмдә кредитлар алган, машинасын залогка салган. Акчаларны, милекне “коткарыр өчен” тиз арада билгеләнгән адрес буенча килергә кушалар. “Аресттагы” машинаны саткач, 900 мең сум акчаны такси белән килүче “Үзәк банк хезмәткәренә” тапшырырга кушалар. Акчаны да, автомобильны да соңрак кайтарачаклар дип ышандыралар.
Соңрак пенсионер куркынычсызлык хезмәтенең чын номеры буенча шалтырата, аңа мошенниклар корбаны булуын аңлаталар. Зыян күрүче полициягә гариза язган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев