Бер күршесен үтергән, икенчесен кыйнаган
Яңалыклар тасмасы

Бер күршесен үтергән, икенчесен кыйнаган

Чаллының ЗЯБ бистәсендә канлы фаҗига булды.

17 А йортында яшәүче төнге сәгать икедә күршеләренең звоногына баса һәм музыканы туктатуын сорый. Музыка яратучы ир-ат исә күршесенә пычак белән кадый. Ир-ат шунда ук вафат була.

Тавышка зыян күрүченең хатыны чыга. Күршесе аны да кыйный. Хатынны башындагы травмалар белән БСМПга озаталар. Әлегә аның хәле авыр дип бәяләнә.

Әлеге җинаятьне кылуда шикле кеше тоткарланган. Аның күптән түгел генә колониядән кайтканы ачыкланган. Аңа карата РФ Җинаятьләр кодексының 105нче «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


криминал иминлек сак фаҗига кеше үтерү

Нет комментариев