Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шатлык» балалар бакчасында милләтебез дәвамчыларын барладылар + фотолар

Биредә «Минем балам татарча сөйләшә» бәйгесе үтте. Әлеге проектка 2022 елда «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе нигез салган иде.

Узган ел «Шәһри Чаллы» газетасы, балалары белән татар телендә сөйләшүче гаиләләрне барлау максатыннан, «Минем балам татарча сөйләшә» проекты игълан иткән иде. Аның кысаларында без газетабыз битләрендә Чаллыдагы туган телебез – татар телен хөрмәт итүче, аны балаларына тапшыручы, сабыйлары белән татар телендә генә сөйләшүче, аларны милли гоеф-гадәтләребез үрнәгендә тәрбияләүче гаиләләр турында язмалар бастырдык. 54нче гимназиядә йомгаклау чарасы да уздырдык.

Быел исә безнең «Минем балам татарча сөйләшә» проектын 1нче санлы «Шатлык» балалар бакчасы директоры Илүсә Гамманова күтәреп алып, үзенең коллективы белән аны дәвам итәргә алынды. Без аларга чиксез рәхмәтле.

Видеоязмаларны карап жюри икенче турга 16 гаиләне чыгарды.

17 мартта «Шатлык» балалар бакчасында бәйгенең икенче туры узды. Анда катнашкан һәр гаилә, һәр бала фәкать мактау һәм хөрмәткә лаек. Әти-әниләр дә, балалар да берсеннән-берсе оста һәм матур итеп татарча риваятьләр, әкиятләр сөйләделәр, җырладылар, биеделәр. Милли ризыклар пешерү, милли бәйрәмнәр турында сөйләделәр. Барысы да милли киемнәрдән иделәр. 

128нче балалар бакчасыннан  Әминә Гатауллина беренче булып чыгыш ясады. 1нче «Шатлык» балалар бакчасыннан Ильяр Галявиевның әти-әнисе бәйгегә килә алмаган. Оныгының чыгышын бабасы карап хозурланды. Ильяр – мөстәкыйль бала. Оста итеп курайда уйнап, үзен чын татар малае итеп күрсәтте.  

«Шатлык» балалар бакчасы җитәкчесе Илүсә Гамманова әлеге кирәкле проектка нигез салган «Шәһри Чаллы» газетасына, бәйгедә катнашкан гаиләләргә, балаларга, әти-әниләргә, әби-бабайларга, тәрбиячеләргә рәхмәт белдерде. Аны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева да хуплады. «Шәһри Чаллы» газетасы бик кирәкле эш башкара», – диде. 

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Роза Хәмидуллина: «Татар телен камил белгән бу балаларның киләчәге якты булыр. Алар арасыннан язучылар, җырчылар, журналист һәм башка һөнәр ияләре чыгар», – диде. 

«Минем балам татарча сөйләшә» проектын игълан иткән «Шәһри Чаллы» газетасының баш редакторы Резидә Юсупова: «Без әлеге проектны башлап, туган телебезнең тәмен балаларга сеңдерә алуыбыз белән бәхетле. Без балалары белән татар телендә сөйләшүче гаиләләрне ел дәвамында шәһәрдәшләргә күрсәттек. Әлеге проектыбызны  «Шатлык» балалар бакчасы җитәкчесе Илүсә Гамманова хуплап, ана теле тәрбиячесе Гөлчәчәк Гумирова белән безгә килеп: "Әйдәгез бергә оештырыйк", - дигәч, сөенечебезнең чиге булмады. Монда катнашкан һәрбер балалар бакчасы мактауга лаек. Без үз чиратыбызда бәйгене курыкмыйча башлап җибәргән 128нче «Шаян» балалар бакчасыннан Гатауллина Әминә һәм 3нче «Әллүки» балалар бакчасыннан читек киеп чыгыш ясаган өч яшьлек Галиева Әминә гаиләсенә «Шәһри Чаллы» газетасын яздырчакбыз. Мондый күркәм гаиләләр, матур чаралар турында безгә языгыз. «Шәһри Чаллы», «Көмеш кыңгырау» газеталары һәм «Мәйдан» журналы битләрендә бу темага һәрвакыт урын биреләчәк», – диде.

Әлеге күңелне айкый торган искиткеч матур чарада җырчы Нияз Хәмәтшин да кызы белән катнашты. Ул: «Балаларыбыз моңлы, мәгънәле җыр ишетеп үссеннәр», – дип, мәшһүр җырчы Хәйдәр Бигичев репертуарыннан «Син кайда идең» җырын башкарды. 

Бәйгедә катнашкан һәр балага диплом һәм бүләк тапшырылды. Чара Тукаебызның «Туган тел» җырын күмәк башкару белән тәмамланды. 

Зөлфия Галим 
Автор фотолары 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала ана капиталы татар теле туган телем