Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бит җыерчыкланмасын өчен нәрсә ашарга?

Диетологлар киңәше.

Кибет киштәләрендә составында гиалурон кислотасы булган маска, мазь, кремнар шактый. Әмма алар өстен генә тәэсир итә. Шуңа күрә диетологлар дөрес туклануга күчәргә кушалар. «Рационга гиалурон кислотасына бай продуктларны кертергә кирәк», – ди алар. Бу матдәгә миндаль, кешью кебек чикләвекләр бай. Җитмәсә, анда аксым, клетчатка, файдалы  майлар, калий, кальций да бар.  Апельсин, лимон, грейпфрут, мандарин кебек цитруслар да ашарга кирәк. Алар иммунитетны да ныгыта.

Белгечләр шулай ук сөяк шулпасы ашарга киңәш итә. «Тавык ашын пешерсәгез, тиресен дә калдырырга кирәк», – ди алар. Анда гиалурон кислотасыннан тыш, коллаген күп икән. Ә ул тиренең ныклыгы өчен җаваплы. Батат (баллы бәрәңге), гомумән крахмалга бай  яшелчәләр,  шоколад, виноград, әрекмән, тигәнәктә гиалурон кислотасы күп. Шулай ук Р витамины күп булган җиләк-җимешләрне (абрикос, карлыган, алма, сарымсак, кәбестә) рационга кертергә кирәк.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: матурлык