Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бюджеттагыларның хезмәт хакы арта

РФ Хөкүмәтенең тиешле боерыгына премьер-министр Михаил Мишустин кул куйган.

2024 елның 1 октябреннән бюджет оешмалары хезмәткәрләренең хезмәт хакы 5,1% ка артачак.  РФ Хөкүмәтенең тиешле боерыгына премьер-министр Михаил Мишустин кул куйган.

   Хезмәт хакларын арттыру федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр, федераль дәүләт органнары хезмәткәрләренә, шулай ук хәрби частьләрнең гражданнар персоналына кагылачак.

   Шулай итеп, мәктәп укытучыларына, дәүләт югары уку йортлары укытучыларына, сәламәтлек саклау, мәдәният, фән системалары хезмәткәрләренә һ.б. хезмәт хакы артуны көтәргә кирәк. 2023 елда бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы 5,5% ка арттырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев