Затлы тамаша «Энергетик» мәдәният сараенда үтте.
14 октябрьдә «Энергетик» мәдәният сараенда Чаллы мәдәниятенең «йөзек кашы» – «Болгар» бию театры үзенең чираттагы иҗади сезонын башлап җибәрде.

Алинә Ганиева җитәкчелегендәге коллектив зал тутырып килгән тамашачылар өчен татар, Идел буе халыкларының берсеннән-берсе матур җыр-биюләрен зәвыклы итеп башкарды.
Сәхнәне биючеләр «кыздырды». Театр солитслары Нияз Хәмәтшин, Гөлназ Закирова, Наил Әнәсов, Ришат Кәбиров, халык уен кораллары оркестры матур җырлар бүләк итте. Һәр чыгышны тамашачылар көчле алкышларга күмде.

Концерт бар яктан да зәвыклы итеп төзелгән. Артистларның киемнәре дә, чыгышлары да затлы. Бу коллективның чыгышын һичшиксез карарга кирәк.
Концертны Татарстанның атказанган артистлары Илнур Гомәров һәм Лилия Мортазина алып барды.
Фотолар «Болгар» бию театрыннан алынды.
Нет комментариев