Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БСМП табиблары йөрәккә яңа төр операция ясый башлады

Алар минутына 170 мең тапкыр әйләнә торган кечкенә сверло куллана.

Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү  хастаханәсе хирурглары Казан табиблары белән берлектә ротацион атерэктомия кулланып, катлаулы операцияләр ясый башлады. Әлеге методика йөрәк кан тамырларында җыелган каты бляшкаларны алуда кулланыла. Табиблар минутына 170 мең тапкыр әйләнә торган сверло белән эшли. Аны кан тамырырларына үткәреп, бляшкаларны вак кисәкләргә бүлгәли. 

Хәзер йөрәк артерияләренә стент куеп булмаган пациентларның да гомерләрен саклап калып була, ди табиблар. БСМП матбугат хезмәте белдерүенчә, ясалган бөтен операцияләр дә уңышлы үткән. Хирурглар операция вакытында ук йөрәк кан тамырлары торышын ультратавышлы аппарат белән тикшерә.

БСМП матбугат хезмәте фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БСМП табиблар