Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БСМП табиблары пычаксыз операция ясады

Актаныштан килгән пациентка йөрәк вальвупластикасы процедурасын үткәрәләр.

Табиблар Тимергали абый Һадиевның йөрәге белән бәйле проблемаларны БСМПга килгәнче үк ачыклый. Заманча җиһазлар кардиологларга 140 км ераклыктан йөрәк клапаны эшчәнлегендә ят тавышлар ишетергә мөмкинлек бирә. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсенә килгәч, диагноз тулысынча раслана. Пациентка югары технологияләрне кулланып, катлаулы операция - йөрәк вальвупластикасы процедурасын үткәрәләр.

Бу технология бөтен дөньяда алдынгы санала. БСМП табиблары аны Татарстанда беренче булып үзләштерә. Операция вакытында күкрәк читлеген ярмыйлар, йөрәккә боттагы кан тамырлары аша үтәләр. Мондый ысулны куллану ачык хирургия ярамаган кешеләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итә. Бу очракта тернәкләнү дә тиз уза. Тимергали абый да операциядән соң берничә көннән өенә кайтып китә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек