Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БСМПга Россиянең танылган табиблары җыелачак

Алар нәрсә хакында фикер алышачак?

20-22 апрельдә Чаллының ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсендә «Ашыгыч медицина күрсәтү юллары һәм стратегиясе» дип аталган бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак. Анда федераль һәм төбәкара үзәкләрнең әйдәп баручы экспертлары катнашачак. Моннан тыш Россия сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Плутницкий, Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин, Казан дәүләт медицина академиясе директоры Рамил Хәсәновның да катнашуы көтелә. 

Спикерлар арасында Санкт-Петербургның академик Павлов исемендәге Беренче дәүләт медицина университеты ректоры, РАН академигы, медицина фәннәре докторы Сергей Багненко, Склифосовский исемендәге фәнни институт президенты, РАН академигы, профессор, медицина фәннәре докторы Могели Хубутия, шул ук уку йортының рентгенохирургия ысуллары диагностикасы һәм дәвалау фәнни бүлеге мөдире Леонид Коков, Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университетының фундаменталь нейрохирургия кафедрасы мөдире Владимир Крылов, Чаллының БСМП баш табибы Марат Мөхәммәдиев бар.

Конференция барышында йөрәк-кан тамырлары һәм рентгенэндоваскуляр хирургия, травматология, кардиология, неврология һәм нейрохирургия юнәлешләре буенча ашыгыч ярдәм күрсәтүгә багышланган мультидисциплинар секцион утырышлар оештырылачак һәм «Россия Федерациясе төбәкләрендә ашыгыч медицина» дип аталган пленар утырыш үтәчәк.  

фото: https://bsmp.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек