Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Бу спорт белән шөгыльләнү өчен форма да, кыйбатлы аяк киемнәре дә кирәк түгел» - ФОТО, ВИДЕО

Аны урам тренировкалары, урам фитнесы дип тә атыйлар. Күнегүләр күбесенчә турникларда, борысларда һәм шуларга охшаш урам конструкцияләрендә ясала.

Воркаут – массакүләм физкультура күнегүләре ясауның бер төре. Аны урам тренировкалары, урам фитнесы дип тә атыйлар. Күнегүләр күбесенчә турникларда, борысларда һәм шуларга охшаш урам конструкцияләрендә ясала. Аның үзенчәлеге – спорт белән шөгыльләнүгә һәркемнең мөмкинлеге булу. Воркаут көч, җитезлек, чыдамлылык тәрбияли. 

Воркаутны спорт төренең бер юнәлеше буларак кабул итмәкчеләр, ләкин безнең илдә ул әлегә рәсми рәвештә теркәлмәгән. 

– Мин яшьтән үк спорт белән шөгыльләнәм: йөгерү, милли көрәш, армрестлинг һәм башка төрләре белән. Алар буенча разрядларым бар, республика буенча призлы урыннар да алдым. Бик күп вакытны тренажер залында уздыра идем. Мин армиядә булганда воркаут белән шөгыльләнүчеләр артты. Тик воркаут ул вакытта гел икенче төрле иде, гадирәк дип әйтимме. Мин үзлектән күп өйрәндем! Интернеттан видеолар таба идем дә, шуларны кабатлый идем, – дип сөйли ТР буенча воркаут хәрәкәте җитәкчесе Айдар Фәхретдинов. 

Воркаут, чынлап та, махсус спорт залларының яисә кыйбатлы спорт инвентареның булуын таләп итми. Фитнес-үзәкләргә йөрү дә кирәк түгел.

– Шәһәрнең 53нче мәктәбендә воркаут белән шөгыльләнү өчен махсус мәйданчык ачылды. «Гренада» паркында да капиталь төзекләндерү башланды, җиһазлар яңартылды. Мин армиядән кайткач та тренажер залына йөрүемне туктатмадым һәм воркаут буенча үзлектән элементлар өйрәнүне дәвам иттем. Воркаут та үсте, элементлары катлаулана барды. Шуннан мин дә бу спортка ныклап алындым, күбесенчә «Гренада» паркына йөрдем. Биредә турникта шөгыльләнә торган егетләр белән таныштым, бергәләшеп воркаутны өйрәндек. Соңыннан егетләр белән «FreeUP» дип аталган команда булдырдык. Чаллы командасы белән без «Гренада» паркында махсус воркаут мәйданчыгы проектын булдыруда да катнаштык, – дип дәвам итә әңгәмәдәшем. 

– Башка шәһәрләрдән воркаутерлар белән аралашасызмы? 

– Түбән Камадан Дмитрий Тогулев белән бик тыгыз элемтәдә торабыз. Аның белән Татарстан буенча воркаут хәрәкәтен алып барабыз дисәм дә ялгыш булмас. Казанда урнашкан «Урам» паркында воркаут мәйданчыгын булдыру проектында да катнаштык. Әлмәт, Алабуга шәһәрләре воркаутерлары белән дә эшлибез.  

Айдар әйтүенчә, воркаут буенча күнегүләрне башлау өчен бары тик теләк, дәрт һәм максатың булу гына кирәк.

– Бер ел элек без «ТРның һава-көч атлетикасы федерациясе»н теркәдек. Аның президенты – Дима Тогулев. Ул Казанда яши, шуңа бу бик уңайлы булды. Әлеге федерация кысаларында без узачак чараларның, конкурсларның план-исемлеген булдырабыз. Чаллы командасы арасында төрле бәйгеләргә әзерләнү өчен үзебезнең тренерларны билгеләдек. Алар – Александр Неволин, Марк Барышев. Сүз уңаенда шуны да әйтәм: Марк «Россия 1» телеканалында бара торган «Синяя птица» тапшыруында воркаут буенча катнашкан да иде. 

– Чаллы командасында ничә яшьлек егетләр шөгыльләнә? 

– Шәһәрдә 200ләп яшүсмер воркаут белән «янып» яши. Алар атнасына ике тапкыр шөгыльләнәләр – шимбә һәм дүшәмбе. Җәй айларында исә күп вакыт урамда уза. Иң кечкенә егетебезгә 9 яшь. Уртача яшь 14 тирәсе. Воркаут белән шөгыльләнүчеләр арасында тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр дә бар. Бу спорт белән шөгыльләнү өчен махсус ниндидер форма да, кыйбатлы аяк киемнәре дә кирәк түгел. Менә шул да олы плюс булып тора. Егетләр теләсә кайда эчеп-тартып йөрмиләр! Алар актив спорт белән шөгыльләнәләр! – ди Айдар.  

Әңгәмәдәшемнән нинди конкурсларда катнашулары турында да сорашам. 

– Күп бәйгедә үзебезне күрсәтәбез. Мин хәзер гомумшәһәр кысаларында үткәрелгәннәрен әйтмим, республикага да, Россия конкурсларына да чыгабыз. Безнең партнер, төп иганәчебез – «СтройТраст» оешмасы генераль директоры Раил Минегалиев. Раил Габделхаевич безгә һәрвакыт теләктәшлек белдереп тора, воркаутта аның ярдәме чиксез күп, – дип аңлата Айдар.

– Актив тормыш алып бару, сәламәт яшәү рәвеше яклы мин. Мәктәптә укыганда ук воркаут белән шөгыльләнә башладым, үземә бу юнәлештә дусларны социаль челтәрләр аша да эзләдем. Күбесенчә үзебез өйрәндек, ә бүген исә тренер ролен үтим – балаларга төрле элементлар өйрәтәм, – дип сөйли Чаллының «FreeUP» командасы капитаны, 20 яшьлек Александр Неволин.  

Воркаутта бернинди дә техника, кагыйдә юк, бары тик көчле булу гына таләп ителә. Аннары күп шөгыльләнергә, үз өстеңдә эшләргә кирәк.

/Гөлия Ибатуллина.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: спорт төре