Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы егете рекорд куйган

Ул хирургиядәге казанышлары белән шаккаттырган.

Санкт-Петербург онкология үзәгендә эшләүче шәһәрдәшебез Азат Нәҗмиев ялларын туган якларында, әти-әнисе янында үткәрергә ярата. Якташыбыз үзенең тырышлыгы белән спорт һәм сәламәтлек саклау  өлкәсендә зур уңышларга ирешкән. Ул укудагы һәм фән өлкәсендәге казанышлары өчен ике тапкыр Россия Президенты, ике тапкыр Санкт-Петербург шәһәре хакимияте стипендиаты, «УМНИК» гранты иясе, «Санкт-Петербургның иң яхшы студенты, хирургия буенча бөтенроссия олимпиадасы җиңүчесе, билбаулы көрәш буенча Россия беренчелеге җиңүчесе, Дөнья беренчелеге призеры һәм башка бик күп бәйгеләрнең җиңүчесе булган. 
Чираттагы ялында татар булуы белән горурланып яшәүче акыллы егетне редакциябезгә чакырып әңгәмә кордык. Әңгәмә аның гаиләсе турында сөйләшүдән башланып китте. 

– Мин Тукай районы Новый поселогында укытучылар гаиләсендә туып-үстем. Әнием Гөлүсә – башлангыч сыйныфлар укытучысы, әтием тарих укытты. Алар икесе дә спортны яраталар. Әнием төрле ярышларда катнаша, әтием исә милли көрәшне үз итте. Алмаз һәм Айдар абыйларыма ике яшь тирәсендә әти безне дә спортка тартты. Чучело тегеп, көрәш серләренә өйрәтте. Мин туганнан бирле көрәштә дисәм дә була. 18 яшькә кадәр билбаулы көрәш белән шөгыльләндем. Аннары күп вакытымны укуга багышладым. Башта Новый поселогында укыдым, 7нче сыйныфтан Г.Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатка күчтем. Биредә туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү белән бергә ныклы белем дә бирделәр.

– Табиб булырга кечкенәдән хыялландыгызмы?
– Моның тамырына барып җитә алганым юк әле. Әти-әнием сөйләвенчә, мин кечкенәдән бөҗәкләр яратканмын. 9нчы сыйныфта укыганда табиб булам дигән ныклы карарга килдем. Һәм бу хыялымны тормышка ашыру өчен тырышып укыдым. Унберенче сыйныфта имтиханда химия, биологиядән 100әр, рус теленнән 87 балл җыйдым. Документларны төрле югары уку йортларына тараттым. Мине Санкт-Петербургның И.Мечников исемендәге дәүләт медицина университетына кабул иттеләр. Бүгенге көндә Санкт-Петербургтагы онкология үзәгендә онколог-хирург булып эшлим.

– Сез студент вакытыгызда ук фәнни ачышлар ясагансыз икән?
– Мин студент чагымда ук төрле конкурсларда катнашып җиңә идем. РФ хөкүмәте стипендиясен, Россия Президенты грантын оттым. Аларны башның миендә мануаль хирургия осталыклырын ныгыту буенча нейрохирургия тренажерын камилләштерүгә тоттым. Үзем ясаган тренажерга патентым да бар.

– Рекордыгыз турында да сөйләгез әле.
– Хирургиядә төен төенләү бик мөһим. Университетта укыганда тизлек буенча төен төенләүдә рекорд куйдым. 30 секунд эчендә 56 төен ясадым. 

Азат Нәҗмиев белән  тулы әңгәмне газетабызның киләсе саннарының берсендә укырсыз. 

Фотолар Азат Нәҗмиевтән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рекорд сәламәтлек саклау билбаулы көрәш