Чаллы кызлары Мисыр, Төркия, Һиндстан, Индонезия егетләренә кияүгә чыкты...
Чаллының ЗАГС идарәсе җитәкчесе Равилә Зарипова белән гаилә кыйммәтләре, балага исем кушу, Чаллыга гына хас традицияләр турында сөйләштек.
– Равилә Гыйльметдиновна, Чаллыда гаилә кыйммәтләренә игътибар зур. Төрле чаралар үтә. Алар арасында озак гомер итүче үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү иң популярыдыр?
– Әйе, ул тантаналар сараеның иң күркәм традицияләренең берсе дисәм дә ялгыш булмас. Без аны өч төрле итеп үткәрәбез. Беренчесе – шәхси, шушы гаилә өчен генә узарга мөмкин. Икенчесе – мөһим даталарга багышланган тематик бәйрәм. Өченчесе – сәламәтлекләре аркасында ЗАГСка килә алмаган гаиләләрне өйләренә барып котлау. Гаилә тормышындагы юбилярларны гадәттә тантаналар сараена чакырып хөрмәтлибез. Чөнки бриллиант, алтын, көмеш туйларын билгеләп үткән кешеләрнең тормышы якыннарына гына түгел, бөтен шәһәр халкына үрнәк. Чаллыда гаилә стажы 50, 65, 70 ел булган гаиләләр бар. Без аларның теләген истә тотып, үзебез дә танталар оештырабыз. Әзерлек барышында гаилә тарихына кагылышлы материаллар, фотолар туплыйбыз. Шунысы игътибарга лаек: күпчелегенең язмышы бертөсле. Илебезнең төрле почмакларынан «КАМАЗ» төзергә килгәннәр, танышканнар, кавышканнар, балалар үстереп бәхетле гомер итәләр. 2025 елда тантаналар сараена чакырып 130 гаиләне хөрмәтләдек. Традиция буенча аларга Чаллы мэрының Рәхмәт хатын, чәчәкләр, бүләкләр тапшырабыз. Күп очракта мондый чараларда мэр үзе катнаша.
15 майда Халыкара гаилә көнендә яңа гаиләләр белән берлектә ЗАГС янына агачлар, куаклар утыртабыз. Шәһәркүләм бәйрәм уздырабыз. 8 июльдә Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Чаллының үрнәк гаиләләренә «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырыла.
– Үрнәк гаиләләрне шәһәр дәрәҗәсендә хөрмәтләү чарасы үткәрү өчен нишләргә кирәк? Моның аерым шартлары бармы?
– Без гадәттә 50, 65, 70 ел бергә яшәгән гаиләләрне барлыйбыз, алар өчен бәйрәм уздырабыз. Кайбер очракларда балалары, туганнары, дуслары, территориаль иҗтимагый совет җитәкчеләре килеп, якыннарына бәйрәм ясарга теләкләре барлыгын әйтәләр. Кадерле кешеләренә сюрприз ясаучылар да бар. Моннан берничә ел элек булган хәл һаман да күз алдымда: бер студент егет 25 ел бергә яшәгән әти-әнисенә үзенчәлекле бүләк ясады. Теләген безгә әйтте, әти-әниләренең туй фотоларын бирде. Туйдагы шаһитларны чакырды. Көне җиткәч, әти-әнисен фотосессия ясарга дип, ЗАГСка алып килде. Аларны матур залда дуслары, туганнары көтә иде. Бик дулкынландыргыч, матур бәйрәм булды. Билгеле инде истәлеккә фотога да төштеләр. Еллар үтсә дә, мин бу гаилә турында сокланып сөйлим. Балаларына ничек дөрес тәрбия биргәннәр. Нинди акыллы егет үстергәннәр бит?!

– Узган елда ничә пар язылышты?
– Язылышу кими бара, чөнки 2000 елда илдәге тотрыксызлыклар нәтиҗәсендә туучылар аз булды. Хәзер шулар үсте. Әмма борчыларга урын юк. 2025 елда барлыгы 3000нән артык гаилә барлыкка килде.
– Яшьләр тормышларындагы мөһим вакыйганы кайсы көннәрдә күбрәк теркиләр? Үзенчәлекле итеп үткәрүчеләр бармы?
– Егетләр һәм кызлар күбрәк матур даталарны сайлыйлар. Узган ел ул 25 саны кергән дата иде. 25 августта – 73, ә 25 декабрьдә 41 пар язылышты. Яшьләр бу вакыйганы истә калырлык итеп үткәрергә тырышалар. Узган ел ЗАГСка мотоциклларда, тракторларда, велосипедларда килүчеләр дә булды. Бер тренерны тантаналар сараенда үзенең футбол командасы каршы алды. Милли традицияләр рухында киенеп килүчеләр дә булды.

– Иң өлкән язылышучыларга ничә яшь иде?
– Иң өлкән кияү – 83тә, ә иң өлкән кәләш 79 яшьтә иде.
– Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә ЗАГС хезмәтләрендә дә ташламалар бармы? Әйтик, алар үзләре теләгән вакытта язылыша аламы?
– Хәрбиләргә шәһәрнең башка тармакларындагы кебек үк бездә дә игътибар зур. Без аларның никахын мөрәҗәгать иткән көнне үк рәсмиләштерәбез. Махсус хәрби операция башланганнан алып алар 560 гаилә корды. 9 май көне алдыннан махсус хәрби операциядә катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга хөрмәт йөзеннән, Мәңгелек ут мемориалына чәчәкләр дә салдылар.

– Аларның яңа туган балаларын каршы алу да матур традициягә әйләнде.
– Минемчә, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларын тантаналы төстә өйләренә озату Чаллыда гына шулай зурлап үткәрелә. Бездә хәрбиләрнең гаиләсе сәламәтлек саклау, хәрби комиссариат, район хакимиятләренең контролендә. Гаиләдә булган мөһим вакыйгалар берсе дә онытылмый. Бала туса, гаилә өчен генә түгел, шәһәр өчен дә зур шатлык. Шунлыктан әнисе белән сабыйны мэр, җитәкчеләр, туганнар, дуслар – зур гаилә белән бергә каршы алабыз. Наил Гамбәрович мондый чараларда үзе катнашып, шәһәрдәшләрне котлый, 100 мең сум акча (бу моблизацияләнгәннәргә генә кагыла), беренче вакытта бала өчен кирәкле әйберләр җыелмасын бүләк итә. Мобилизациягә эләгеп махсус хәрби операциягә китүчеләрнең 69 баласын шулай каршы алдык. Мондый чаралар егетләргә шәһәр җитәкчелегенең аларның гаиләләрен кайгыртуы турында сөйли. Кайвакытта хәрбиләрнең ялга кайткан вакыты туры килә. Алар сабыйларын үзләре каршы ала. Берсенең дусты, баласын өйгә чыгаруны видеодан күрсәтте. Бик дулкынландыргыч мизгел булды.
– Сүз дә юк, хәрбиләрне кайгырту да, кадер-хөрмәт тә бик кирәк. Ә аларның тылдагы хатыннары өчен чаралар үткәреләме?
– Әлбәттә. Хәрбиләрнең хатыннарына рухи яктан да, физик яктан да бик авыр. Алар гаилә тормышын алып баралар, балалар үстерәләр... Без аларга хөрмәт йөзеннән ЗАГСта хәрбиләрнең хатыннары дигән фото күргәзмә оештырдык. Аны төрле чараларга килгән кешеләр кызыксынып карады. Күргәзмә геройларының үзләренә дә ошады.
– Равилә Гыйльметдинова, чит ил гражданнары белән гаилә коручылар бармы?
– 2025 елда 61 гаилә барлыкка килде. Чит ил гражданнарын кызлар күбрәк сайлый. Узган елда Мисыр, Төркия, Һиндстан, Индонезия, Кытай, Сенегал гражданнары Чаллы кияүләре булдылар.
– Аерылышучылар күпме? Никахларын таркату алдында торган гаиләләргә нинди дә булса ярдәм күрсәтеләме?
– 2024 ел белән чагыштырыганда 2025 елда аерлышучылар саны 18 процентка кимеде. Сәбәпләре төрле. Берничә тапкыр аерылышып яңадан кушылучылар да бар. Мондый гаиләләр белән эшләү өчен бик көчле психолог кирәк. Ул гаиләләргә шәхси якын килеп ярдәм итәргә тиеш. Бу бик катлаучы һәм нечкә эш.
Минемчә, гаиләне саклау әти-әни тәрбиясеннән килә. Без гаиләдә алты бала. Әти-әниебез дус, тату бер-берсен хөрмәт итеп яшәде. «Оясында ни күрсә, очканында шул булыр» дигән мәкаль бар. Аллаһка шөкер, без мәхәббәт, хөрмәт хакимлек иткән мохиттә үстек. «Баланы тәрбияләргә кирәкми, аңа үрнәк булырга кирәк», – ди акыл ияләре. Бу чыннан да дөрес, балалар әти-әниләренең барлык сыйфатларын, гамәлләрен үзләренә сеңдереп үсәләр.
– 2025 елда нинди исемнәр популяр булды? Сер түгел, кайчакта тузга язмаган исемнәр дә очрый. Сез ата-аналарга исем кушуда киңәшләр бирәсезме?
– Балага исем кушу һәр гаиләнең шәхси эше. Шулай да без әти-әниләргә: «Татар исемнәре китабын карагыз», – дип киңәш бирәбез. Яшьләр сабыйларына популяр исемнәрне дә, элеккеге исемнәрне дә кушалар. Узган елда малайлар арасында беренче бишлеккә Әмир, Тимур, Мирон, Эмир, Марк исемнәре керде. Кызларга София, Эмилия, Айлин, Әминә, Ясминә исемнәрен күп куштылар.
– Игезәкләр күп булдымы?
– 2025 елның 11 аенда 35 пар игезәк туды. Берьюлы өч бала табучы булмады. Андый очракларда әниләр балаларын Казанда тудыра һәм баланы шунда терки.
– Равилә Гыйльметдиновна, исем, фамилия, атасының исемен алыштыручылар бармы?
– 2025 елда 491 очрак булды. Бу 2024 ел белән чагыштырганда 41 процентка кимрәк. Мин бу мәсьәләдә уйлап эшләргә чакырам. Бер кыз ире белән аерылышканнан соң, үзенең фамилиясенә күчеп кенә калмады, бабасының фамилиясен дә өстәде. Тиешле таныклыкны алгач, бу кыз бер атнадан тагын безгә килде. Үз фамилиясендә генә каласы килгән. Белгечләр аңа башта паспортын алыштырырга, аннары гына фамилияне үзгәртергә киңәш иттеләр. Ныклап уйламыйча бу кыз үзенә күпме мәшәкать ясады. Шәһәрдә 3 кеше үзен тәрбияләүгә өлеш кертмәгән әтиләр исемен әниләренекенә алыштырды. Алар Альбиновна, Натальевна, Иринович булды.
– Шәһәрнең – 400, беренче КАМАЗ машинасы чыгуга ничек әзерләнәсез?
– Икенче катта яңа баннер булачак. «КАМАЗ-Мастер» командасы машинасын да куярга җыенабыз. Үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү, яшь гаиләләр белән бергә агач утырту, ана капиталы сертификатын һәм паспорт тапшыру кебек матур традицияләрне дәвам итәбез. Юбилей елында илебезгә тынычлык килсен, шәһәрдәшләребез тормышында шатлыклы вакыйгалар күп булсын. Без, ЗАГС хезмәткәрләре, алар тормышында күңелле вакыйгаларны матур һәм истә калырлык итеп уздыру өчен тырышып эшлибез.
Фотолар ЗАГСтан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев