Чаллы кызы призер булды
Яңалыклар тасмасы

Чаллы кызы призер булды

Аны Мәскәүдә хөрмәтләделәр.

6-12 апрельдә Мәскәүдә мәктәп укучылары арасында инглиз теле буенча бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. 

Анда Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернатның унберенче сыйныф укучысы Айгөл Нуретдинова призер булды. Аны олимпиадага инглиз теле укытучысы Резедә Шәрифуллина әзерләгән. 

«Без Резедә Галимҗановна белән Айгөл Альбертовнаны чираттагы җиңүләре белән котлыйбыз. Алар белән горурланабыз», – ди лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова. 

Фото/ лицей-интернаттан алынды
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф бала ана капиталы

Нет комментариев