Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллы лицеенда халыкара конференция үтте

Ул Г.Акышка һәм Чаллыдагы мөһим вакыйгаларга багышланган иде.

Чаллының  84нче лицей-интернатында Г.Акыш исемендәге өченче халыкара фәнни конференция үтте. Быел әлеге чара Чаллының - 400, беренче "КАМАЗ" йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуга багышланган иде. Лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова әйтүенчә, конференциягә Татарстанның төрле район-шәһәрләреннән генә түгел, Киров һәм Пермь өлкәләреннән укучылар 80нән артык фәнни хезмәте җибәргән. Аларның 40ы сайлап алу этапларын үткән. 

Конференция актлар залында тантаналы шартларда ачылды. Укучылар залга Россия һәм Татарстан флагларын чыгаргач, уку йорты директоры Фирдүсә Әюпова кунакларны сәламләде. Лицейның эшчәнлегенә тукталып үтте. "Лицеебыз 1997 елла ачылды. Бездә 5-11нче сыйныф укучылары укый. Күренекле галим, журналист, җәмәгать эшлеклесе Гали Акыш чит илдә яшәсә дә татар милләте, теле өчен борчылып яшәде. Ул безгә бердәм булыгыз, күп телләр белегез, туган телебезне яратыгыз" дип әйтеп калдырган иде. Без эшчәнлегебезне шул юнәлештә уңышлы дәвам итәбез. 

Укучыларыбыз ел саен Россия, Татарстан күләмендәге олимпиадаларда, конкурсларда җиңәләр. Бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар җыялар. Югары уку йортларын тәмамлап илебезгә, республикага, шәһәребезгә хезмәт итәләр.

Бүгенге көндә бездә гуманитар, фән-технология, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү буенча профильле сыйныфлар бар. "Акыл" үзәге, медиа мәктәп эшли. Шәһәрнең "Шәһри Чаллы", "Көмеш кыңгырау" газеталары, татар театры һәм башка учреждениеләр, КФУ, "Татмедиа" белән хезмәттәшлек итәбез, уртак проектларны тормышка ашырабыз", - диде ул.

Аның әйтүенчә, лицейда укучылар саны елдан-ел арта. Кадрлар кытлыгы юк.

Лицей коллективы Г.Акыш исемендәге халыкара фәнни конференциягә ныклап әзерләнгән. Биредә Г.Акышка багышланган стенд, күргәзмә оештырылган. Күргәзмәдә күренекле җәмәгать эшлеклесенең шәхси әйберләре дә урын алган. Сүз уңаеннан, Гали Акыш лицейда ике тапкыр булды.

Мәктәп укучылары "Бүгенге көн балалар журналистикасы", "Чаллыга - 400, беренче "КАМАЗ" йөк машинасы чыгуга 50 ел", "Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызларның батырлыгы", "Гали Акыш һәм аның замандашлары", "Танылган хатын-кыз журналистларының тормышы һәм иҗаты" дигән темаларга фәнни хезмәтләр тәкъдим иттеләр. 

Аларга жюри  әгъзалары: Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафин, КФУдан доцент Гөлшат Галиуллина, 54 нче гимназиянең директор урынбасары Фәнисә Сәлахиева, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлзада Рзаева, лицей-интернатның элеккеге директор урынбасары Рәмзия Закирова галимнәр, журналистлар бәя бирде.

Иң уңышлы хезмәтләр авторларына дипломнар тапшырылды.

Алар шулай ук яшь буынга төрле яклап милли тәрбия һәм төпле белем биргән лицей-интернат коллективына хезмәтләре өчен рәхмәт әйттеләр, мондый чараларның милләтебезне һәм телебезне саклауда әһәмиятен ассызыкладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: БДИ имтихан экзамен сынау укучы мәктәп мәгариф Г.Акыш лицей-интернаты